Биргит НильссонБольшая российская энциклопедия. Том 23. Москва, 2013., шулай ук Нильсон (; 17 май 1918 ел — 25 декабрь 2005 ел) — швед опера җырчысы (драматик сопрано).
Биографиясе Биргит Нильссон крестьян гаиләсендә туган, бала чактан чиркәү хорында җырлаган. 1941-1946 елларда Стокгольмда Король музыкаль академиясында белем ала.
1946 елда Стокгольмда Король операсында Карл Мария фон Веберның «Ирекле укчы» () операсында Агата дебют партиясен башкара.
1948 елда Германияда һәм Италияда чыгыш ясый. Әммә 1951 елга кадәр аның төп чыгыш ясау урыны Стокгольм булып тора, монда ул төрле партияләр башкара: Донна Анна («Дон Жуан» В. Моцарт), Леди Макбет һәм Аида (шул ук исемдәге Дж. Верди опералары), Лиза («Пиковая дама» П. И. Чайковский), Сагыш (Дж. Пуччини), Сент һәм Зиглинда («Летучий голландец» һәм «Валькирия» Вагнер). 1951 елда Глайндборн фестивалендә Моцартның «Идоменей» операсында Электра партиясен башкарып зур уңыш яулый.
Тиздән җырчы ныклап Вагнер опералары партияләренә зур игътибар бирә. 1953 елда Стокгольмда «Тангейзер» операсында Елизавета һәм «Тристан һәм Изольда» операсында Изольда партияләрен башкара, ә 1954-1955 елларда Мюнхенда «Нибелунг йөзеге» операсында Брунгильда ролендә зур уңыш белән чыгыш ясый. 1954 елдан Вена дәүләт операсында, 1954-1967 елларда Байрет фестивалендә катнаша.
Рихард Штраусның «Саломея» операсында Саломея һәм «Электра» операсында Электра партияләрен, Джузеппе Вердиның «Аида» операсында Аида һәм «Макбет» операсында Леди Макбет рольләрен һ.б. башкара. Аның иң зур казанышларына Джакомо Пуччининың «Турандот» операсында төп партиясе белән чыгу керә. Бу партия беренче тапкыр 1958 елда Ла Скалада җырлана һәм соңыннан бөтендөнья буйлап триумф белән күп мәртәбә башкарыла.
Биргит Нильссон Америка Кушма Штатларында (1956 елдан), Лондонда (1957 елдан), Мәскәүдә (1964 елда), Осакада (1967 елда), Парижда (1968 елда), Буэнос-Айреста (1971 һәм 1979 елларда) һ. б. чыгыш ясый.
Җырчы операдан тыш сирәгрәк концертларда да чыгыш ясый, анда шул исәптән Ян Сибелиусның һәм Вильгельм Стенхаммарның җырларын һәм романсларын швед телендә башкара. 1978 елда зур концерт турнесын оештыра. 1984 елда халык алдында чыгышларын туктата. Аннары Швециянең көньягындагы туган провинциясенә яшәргә кайта. 1996 елда Метрополитен-операда Джеймса Ливайнның юбилей кичәсендә Вагнерның «Валькирия» операсыннан "Hojotoho" җырлап, җырчы кабаттан тавышының көчен һәм ачыклыгын күрсәтә.
1960 елда Швеция музыкаль академиясе әгъзасы була, шул ук елда «Litteris et artibus» ордены белән бүләкләнә. 1981 елда хатын-кызлар арасына беренче тапкыр Швеция хөкүмәтенең «Illis quorum meruere labores» медале белән бүләкләнә. 1992 елда Сибелиус исемендәге академиясенең мактаулы докторы (Хельсинки) итеп сайлана. «Gramophone» журналының Дан залына кертелгән.
Бүләкләре
Сәнгать һәм әдәбият ордены командоры (Франция) 1 класс Васа ордены командоры (Швеция, 1974) 1 класс Изге Олаф ордены командоры (Норвегия) «Хезмәтләре өчен» алтын медале (Дания) Леона Соннинг премиясе лауреаты (1966)
Хәтер
2009 елда Биргит Нильссон фонды тарафыннан аның исемендәге премия — классик музыка өлкәсендә иң зур премия булдырыла. Аның беренче лауреаты Пласидо Доминго, икенчесе — Рикардо Мути була. Швеция банкы 2015 елда чыккан 500 швед кронасы аверсында Биргит Нильссонның портреты урынлаштырылганSweden’s new banknotes and coins : сообщение на официальном сайте Банка Швеции. Новые лица шведских крон // Бонистика. Энциклопедия банкнот мира. — 6 апреля 2011..
Сылтамалар
Б. Нильссонның рәсми веб-сайты (швед. һәм инг. телләрендә) Страничка на английском языке Статья и интервью на немецком языке Биография на немецком языке + фотографии Интервью Б. Нильссон, А. Варна и М. Медаль (инг.) Фотографии Биргит Нильссон. Биография, дискография.
Төркем:Сопранолар Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Швециядә вафатлар Төркем:2005 елда вафатлар Төркем:25 декабрь көнне вафатлар Төркем:Швециядә туганнар Төркем:1918 елда туганнар Төркем:17 май көнне туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр