Андреа Гейзивна Бочкор (венгр Andrea Bocskor; 11 август 1978, Берегове, Карпат арты өлкәсе) — маҗар сәясәтчесе. «Фидес — Маҗар берлеге гражданнары» фиркасенән Аурупа парламенты депутаты (2014 елдан алып). Карпат артындагы маҗар халкының мәнфәгатен яклый. Береговеда (Карпат артгы өлкәсе) яши. Маҗар, инглиз, рус һәм украин телләрен белә.

Биографиясе Андреа Гейзивна Бочкор 1978 елның 11 августында Карпат арты өлкәсе Береговеда туган. Карпат артын маҗар институтының филология бүлеген «инглиз теле» һөнәре буенча тәмамлый (2002). Аннары, Будапешт университетында укый. Ференц Ракоци II исемендәге Карпат артындагы Маҗарстан институтында укыту белән шөгыльләнә. 2013 елда Украина Фәннәр милли академиясенең Украина тарихы институтында диссертация яклап, тарих фәннәре докторы булып китә.

2014 елда «Фидес — Маҗар берлеге гражданнары» исемлеге буенча Аурупа парламентына депутат итеп сайлана. Бочкор Европа парламентының тарихта Украина ватандашлыгына ия булган беренче вәкиле булып тора. Аурупа парламентында Бочкор Карпат артының маҗар җәмәгатьләре проблемалары белән шөгыльләнә. 2014 елның августында Украинаның «Азатлык» партиясеннән халык депутаты Тарас Осауленко Украинаның хәвефсезлек хезмәтенә Бочкорның «шпионлыгына» карата эшчёелеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итә. 2019 елда Бочкор Европарламентка кабаттан әгъза итеп сайлана. Бочкор мәглүмәтләре 2020 елда «Мыротворец» сайты базасына кертелә. Моннан соң Маҗарстаннан Еврокомиссар Оливер Варгей Украина-АБ Ассоциациясе советы утырышында Украина ягыннан «Мыротворец» сайтының эшчәнлеген туктатуны таләп итә.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Шәхесләр:Маҗарстан Төркем:Маҗарстан сәясәтчеләре Төркем:Будапешт университетын тәмамлаучылар Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:11 август көнне туганнар Төркем:1978 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Украинада туганнар