Розалин Сасмен Ялоу (; 19 июль 1921 ел — 30 май 2011 ел) — Америка биофизигы. «Пептид гормоннарын ачыклауның радиоиммунология ысулларын үстергән өчен» медицина буенча Нобель премиясе лауреаты (1977).
Биографиясе Розалин Сасмен Ялоу 1921 елның 19 июлендә АКШның Нью-Йорк шәһәрендә яһүди иммигрантлары Саймон Сассман һәм Клара Ципперның гаиләсендә туаRosalyn S. Yalow, Nobel Medical Physicist, Dies at 89.. Алар төргәк-кап материаллары белән алыш-биреш итү өлкәсендә эшли. Розалин 1941 елда Хантер колледжын тәмамлый, физика белән кызыксына. Ләкин хатын-кыз булгач, аны бер университет та кабул итмәс дип уйлый. Сасмен Колумбия университетына машинистка булып эшкә керә, шуннан секретарь вазифасына күчә. Әммә шул ук елны ул Урбана-Шампейндагы Иллинойс университетына чакырыла, чөнки икенче дөнья сугышы аркасында ир-атлар җитешми. 1943 елда Сасмен Арон Ялоуга кияүгә чыга. 1945 елда үзәк физикасында фәлсәфә докторы була.
Саклану яклаганнан соң Сасмен Ялоу Ветераннар эшләре идарәлегенең Бронкс госпиталендә эшли башлый, анда Соломон Берсон белән бергә канның биологик составын ачыклауның радиоизотоп ысулын эшли. Башта алар кеше плазмасында инсулин детекторлау ысулын табаYalow RS, Berson SA. Immunoassay of endogenous plasma insulin in man. J Clin Invest 1960;39:1157-75. PMID 13846364.. Яңа радиоиммунология ысулы канның гормоннар, витаминнар, ферментлар кебек минор компонентларына карата кулланыла башлый.
Ялоуның күп эшләре Соломон Берсон белән бергә эшләнә, әммә ул Нобель премиясе бирелгәнгә кадәр мәрхүм булып кала.
Розалин Сасмен Ялоу 2011 елның 30 маенда Нью-Йоркта вафат була.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
1971 — Халыкара Гарднер премиясе 1972 — Диксон премиясе 1975 — Америка медицина ассоциациясе премиясе 1976 — Фундаменталь медицина тикшеренүләре өчен Альберт Ласкер премиясе 1977 — Физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе 1988 — АКШның милли фәнни медале.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Розалин Ялоу // Биография на сайте электронной библиотеки «Наука и техника» Тәрҗемәи хәл Розалин Ялоу на сайте Нобелевской комитета Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Нью-Йоркта вафатлар Төркем:2011 елда вафатлар Төркем:30 май көнне вафатлар Төркем:Нью-Йоркта туганнар Төркем:1921 елда туганнар Төркем:19 июль көнне туганнар Төркем:Физиклар