Фәйзуллина Саз Фәхри кызы (25 февраль 1936 ел ―31 март 2026 ел) — Башкортстан радиосының тәүге дикторларының берсе, Башкортстан Республикасының халык артисты (1993).

Биографиясе Лира Фәхри кызы Фәйзуллина (кыз фамилиясе Мәхмүтова) 1936 елда Башкорт АССРның хәзерге Гафури районы Сәетбаба авылында туган. Шул ук районның Үтәк авылында укытучы булып эшли. 1956 елда «Уфада башкорт радиосы һәм телевидениесе булдырыла» дигән хәбәр ишетеп, дикторлар конкурсында үзен сынап карарга була. Тиздән аның тавышы радио аша бөтен Башкортостанга яңгырый да башлый.

Аннары Мәскәүдә дикторлар курсында укый, күренекле СССР дикторлары — Юрий Левитан, Ольга Высоцкая, Людмила Кайгородовалардан һөнәр осталыгына өйрәнә.

Уфа сәнгать училищесында Гөлли Мөбәрәкова, Абдулла Гыйләҗевтан сабак ала.

40 елдан артык диктор булып эшли, дистәләгән рус телендәге фильмнарны башкортчага тәрҗемәләүдә катнаша. Рәсимә Кәримова, Әхәт Мортазин кебек дикторлар белән беррәттән, аның тавышы дистәләгән еллар буенча көннән-көн Башкортстан радиосын танытып торган тавыш була.

Лира Фәхри кызы шулай ук башкорт халык җырларын оста башкаручы буларак та билгеле.

2026 елның 31 мартында вафатБилдәле диктор, Башҡортостандың халыҡ артисы Лира Фәйзуллина вафат. Башинформ, 31.03.2026. Шәхси тормышы Ире Равил.

Шулай ук карагыз

https://ba.wikipedia.org/wiki/Башҡортостан_радиоһы

Искәрмәләр

Сылтамалар

Фәйзуллина Лира Фәхри кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Ашкадар радиосы сайтында Лира Фәйзуллина белән әңгәмә (24.02.2011. «Мәдәният» рубрикасында)

Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Гафури районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1936 елда туганнар Төркем:25 февраль көнне туганнар