Һедда Циннер — (; 20 май 1905 ел — 4 июль 1994 ел) — яһүд чыгышлы немец (алман) язучысы, актёр, журналист һәм радио хезмәткәре.
Биографиясе Һедда Циннер 1905 елның 20 маенда Львов шәһәрендә яһүд Адольф Циннер гаиләсендә туган. Мәктәптән соң 1923-1925 елларда Венада театраль академиядә укый. 1929 елда Берлинда яши башлаганга кадәр төрле сәхнәләрдә уйный. 1929 елда Циннер Алмания Коммунислар партиясына керә (1946 елдан — Алмания Социалистик бердәм фиркасе — СПГ).
1930 елдан Циннер төрле басмаларда социаль-сәяси һәм сатира-тәнкыйтле шигырьләрен бастыра. Фриц Эрпенбек белән танышып, озакламый аңа тормышка чыга. «Зур чолганыш» () дип аталган тентү, кулга алулардан соңСм. deZeit des Nationalsozialismus1933 елның 15 мартында гаиләгә ашыгыч рәвештә Венага качырга туры килә. Киләсе елда Прагага күченәләр, анда Һедда «Студия-1934» дип аталган сәяси кабаре төзи һәм җитәкче була ().
1935 елның апрелендә Циннер ире белән ССРБга күченә. Башта Мәскәүдә урнашалар, ул «Көрәшчеләр (Борцы)» кинокартинасында героиняның — дирижер Клеберсбуш хатынының — тавышын немец телендә яңгырата (1936).
1935-1941 елларда Һедда Циннер «Мәскәү тавышы» радиосының нем телендәге редакциясендә эшли, радиопьесалар яза, «Немец үзәк газетасы» () һәм башка басмаларда әсәрләре чыга. ССРБ Язучылар Берлеге әгъзалыгына кандидатлыкта була.
1936 елның декабрендә Циннер совет гражданлыгы ала.
1938 елда Һедда Циннер "Немец үзәк газетасы"нда бүлек мөдире урынбасары.
1941 елның сентябреннән Циннер «Немец халык радиостанция»сының () хатын-кызлар өчен тапшыруларын алып бара.
1941 октябреннән 1943 елга кадәр Башкорт АССРының башкаласы Өфедә эвакуациядә була, биредә аның улы Йон дөньяга килә.
1945 елның июнендә Һедда Циннер гаиләсе белән Берлинга кайта.
1946 елда Радиохәбәрләр бинасында () режиссер булып эшли башлый.
1950-1960 нчы елларда Шиффбауердаммдагы Театрда () режиссер булып эшли.
1946 елда Циннер Немец хатын-кызлар советына сайлана.
1958 елда Германиянең Социалистик бердәм партиясенең — (СПГ) V съезды делегаты итеп сайлана.
1959 елдан Һедда Циннер Чит илләр белән мәдәни бәйләнешләр җәмгыятенең рәис урынбасары була.
1975 елда Циннер ГДРның «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә. ГДР Язучылар Берлегенең мактаулы әгъзасы итеп алына.
Циннер ГДРның Демократик хатын-кызлар союзында актив эшли, Алмания-совет дуслыгы җәмгыятендә зур эш башкара.
Берлинда Доротеенштадт зыяратында җирләнгән.
Әсәрләре
Unter Dächern — «Под крышами». Стихи, 1936 Das ist geschehen — «Это случилось». Стихи, 1939 Caféhaus Payer — «Кофейня „Пайер“». Пьеса, 1945 Humanistisches Sonett — «Гуманистический сонет», 1947 Alte Dichtung und Folklore fern und nah — «Древняя поэзия и фольклор издали и вблизи». Эссе, 1947 Alltag eines nicht alltäglichen Landes — «Обычный день необычной страны». Очерки и стихи, 1950 Spiel ins Leben — «Игра в жизнь». Пьеса, 1951 Der Mann mit dem Vogel — «Человек с птицей». Көлке, 1952 Freie Völker, freie Lieder — «Свободные народы — свободные песни». Стихи, 1952 Wir fahren nach Moskau — «Мы едем в Москву». Рассказы для детей, 1953 Der Teufelskreis — «Чертов круг». Драма, 1953 Nur eine Frau — «Всего лишь женщина». Роман, 1954 Lützower — «Лютцовцы». Спектакль, 1955 General Landt — «Генерал Ландт». Спектакль, 1959 Was wäre wenn ...? — «Что было б, если..» Leistungskontrolle — «Контрольная работа». Молодежный Спектакль, 1960 Ravensbrücker Ballade — «Равенсбрюкская балада». Трагедия, 1961 Auf jeden Fall verdächtig — «В любом случае подозрительный». Пьеса, 1961 Ein Amerikaner in Berlin — «Американец в Берлине». Фарс, 1963 Wenn die Liebe stirbt — «Когда умирает любовь». Рассказы, 1965 Elisabeth Trowe — «Элизабет Трое». Киноновелла, 1969 Ahnen und Erben — «Предки и наследники». Трилогия Regina — «Регина», 1968 Die Schwestern — «Сестры», 1970 Fini — «Фини», 1973 Auf dem roten Teppich — «На красном ковре». Очерки, 1978 Katja — «Катя». Роман, 1980 Die Lösung — «Решение». Роман, 1981 Arrangement mit dem Tod — «Сделка со смертью». Роман, 1984 Glas und Spiegel — «Стекло и зеркало». Байки, песни, стихи, 1985 Die große Ungeduld — «Сильное нетерпение». Рассказы, 1988 Selbstbefragung — «Допрос себя самой». Мемуары, ISBN 3-371-00195-4 Ins Leben entlassen — «Отпустить в жизнь». Рассказы, 1990
Фильмнары
1956: «Чертов круг» 1958: «Всего лишь женщина» 1962: «Ота из класса 12b» 1972: «Лютцовцы» 1988: «Актриса»
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
1954 — ГДРның милли премиясе 1957 — ГДРның «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (көмеш) 1959 — Берлинның Иоганн Вольфганг фон Гете ис. премиясе 1960 — Лессинг ис. бүләк (ГДР) 1964 —Карл фон Осецкий медале (ГДР Тынычлык советы) 1974 — Лион Фейхтвангер ис. бүләк 1975 — ГДРның «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (алтын) 1980 — Карл Маркс ордены 1989 — ГДРның Сәнгать һәм әдәбият буенча милли премиясе (I класс) ???? —Алмания-совет дуслыгы җәмгыятенең Хөрмәтле тамгасы.
Чыганаклар
Библиография Хенде Циннер // Немецкая национальная библиотека Bernd-Rainer Barth, Peter Erler: Zinner, Hedda. In: Wer war wer in der DDR? 5. Ausgabe. Band 2. Ch. Links, Berlin 2010, ISBN 978-3-86153-561-4 Биография и фотографии в «Künstlerkolonie Berlin e. V.»
Искәрмәләр
Сылтамалар
Циннер, Хетта // Краткая литературная энциклопедия Төркем:Бөек Ватан сугышы Төркем:Алмания Төркем:Шәхесләр:Алмания Төркем:Берлинда вафатлар Төркем:1994 елда вафатлар Төркем:1 июль көнне вафатлар Төркем:4 июль көнне вафатлар Төркем:1904 елда туганнар Төркем:20 май көнне туганнар Төркем:Страницы с непроверенными переводами