Гөләр Сабанҗи (төр. Güler Sabancı, 1955) — төрек эшкуары, Сабанҗи гаиләсенең өченче буын вәкиле, Төркиядә зурлыгы буенча икенче булган сәнәгать һәм финанс конгломератының гаилә контролдә тоткан Сабанҗи холдингы рәисе Guler Sabanci - Forbes, forbes.com.. 2014 елга карата Forbes аны дөньяда иң абруйлы 60 хатын-кызларның берсе дип атый, ул Forbes исемлегендә беренче тапкыр 1999 елда барлыкка киләThe World's 100 Most Powerful Women. Forbes. Дата обращения: 26 июня 2014..
Белеме һәм карьерасы башы. Гөләр Ихсан Сабанҗи һәм аның хатыны Юксел гаиләсендә Төркиянең Адана шәһәрендә туган. Әнкарада көллиятендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Истанбулда Босфор университетында эшлекле идарә итү өлкәсендә белем ала. 1978 елда Кожаэли провинциясендә шиннар җитештерү буенча гаилә LasSA компаниясендә профессиональ карьерасы башлана. Соңыннан ул KordSA компаниясенең генераль менеджеры итеп тәгаенләнә һәм бу вазифада 14 ел эшли. Соңыннан Сабанҗи Sabancı Holding компаниясенең директорлар советы әгъзасы була, шиналар һәм материаллар группасы җитәкчесе, шулай ук кеше ресурслары өчен җаваплы була.
Сабанҗи Холдингы Сабанҗи Гөләр — Төркиядә абруйлы бизнес-төркемнәрнең һәм мөһим комапнияләрнең берсе Sabancı Holding компаниясенеңGüler Sabanci. forbes.com. Дата обращения: 16 августа 2018. рәисе һәм идарә итүче директоры. Ул үз карьерасын төркемгә ингән шиннар җитештерү компаниясендә башлый һәм төркемнең башка компанияларында төрле вазифалар били. Гөләр Сабанҗи Сабанҗи Университетының нигез төзәүче президенты, Сакып Сабанҗи музееның рәисе һәм Төркиядә шәхси фонд булган Сабанҗи Фондының попечительлек советы рәисе булып тора. Ул сәнәгатьчеләрнең Европа түгәрәк өстәленең беренче һәм бердәнбер хатын-кыз әгъзасы булып тораMembers - European Round Table of Industrialists. www.ert.eu. Дата обращения: 16 августа 2018.. 2013 елның 2 октябрендә Fortune журналыныңFortune's 50 Most Powerful Women in Business (outside USA).. cnn.com. Дата обращения: 16 августа 2018. эшкуарлыкта (АКШ-тан читтә) 50 иң абруйлы хатын-кыз рейтингында икенче урынны били. Ул лидерлык һәм хәйрия өчен берничә бүләк ала, шул исәптән Дэвид Рокфеллер Bridging Leadership AwardHürriyet Daily News. Hürriyet Daily News. Дата обращения: 16 августа 2018. премиясын, Daily Sabah - Latest & Breaking News from Turkey - Istanbul. english.sabah.com.tr.Дата обращения: 16 августа 2018. премиясын, Raymond Georis Innovative Philanthropist Raymond Georis Innovative Philanthropist Award. Дата обращения: 6 января 2014. Архивировано 6 января 2014 года. премиясын һәм җаваплы лидерлык өчен Европа менеджмент мәктәбе премиясын алаEuropean School of Management Responsible Leadership Award.
2012 елда Сабанҗи Берләшкән Милләтләр Оешмасының глобаль килешү идарәсе, бизнес, ватандашлар җәмгыяте, профсоюзлар һәм эш тапшыручы оешмалар катнашлыгында югары дәрәҗәдәге БМО-ның Консультатив органы әгъзасы итеп тәгаенләнә.
Forbes мәглүмәтләре буенча, 2014 елда ул 60 дөньяның иң абруйлы хатын-кызларының берсе дип санала.
Орден һәм бүләкләре
2007 – : Леопольд II Ордены 2009 – : Граждан казанышлары ордены 2010 – : «Австрия Республикасы каршында казанышлары өчен» Мактаулы билгесе 2010 – : Мактаулы легион ордены
Бүләкләре
2006 – : Дрексел университетының Honoris causa 2007 – : Америка-төрек җәмгыйәтенең «Корпоратив партнер» премиясе 2009 – : инновацион филантропия өчен Европа Берләшмәсе Советының Раймонд Джорис премиясе 2011 – : Билгеле Австрия иктисадчысы Йозеф А.Шумпетер истәлегенә бүләк 2011 – : Менеджмент һәм технология Европа мәктәбеннән җаваплы лидерлык өчен ESMT премиясе 2011 – : Клинтон фондыннан «Clinton Global Citizen» премиясе.
Шәхси тормышы Мәңгегә кияүдә булмаган, балалары юк. Ул шәхси тормышына карата астыртын, үз мөнәсәбәтләре турында максатлы дәшми.
Сабанҗи атасының 1979 елда вафатына кадәр аны гаилә милегеннән төшереп калдырулары буенча үз гаиләсе белән хөкем талашларын дәвам итә. Сакып Сабанҗыны үз кумиры дип исәпләсә дә, үзенең бер туганнары белән үзенең гаиләдәге урыны һәм статусы өчен көрәшергә мәҗбүр була.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Creating Emerging Markets Interview at the Harvard Business School
Төркем:Почетлы легион ордены кавалерлары Төркем:Икътисадчылар Төркем:Шәхесләр:Төркия Төркем:Эшмәкәрләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1955 елда туганнар Төркем:Төркиядә туганнар Төркем:14 август көнне туганнар