Кече Кайбыч татар зираты () — Татарстанның Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында урнашкан татар-мөселман зираты, XVI гасырның беренче яртысына караган федераль әһәмияттәге археология һәйкәле.Постановление Совета министров Татарской АССР № 591 от 30.10.1959
Авылдан төньяк-көнчыгышка таба 200 метр ераклыкта, «Изгеләр зираты» дип аталган иске зират янында ХIV гасырга хас язулы 110га 28 сантиметрлы таш кабер сакланган. Монда ук кирпеч бинаның фундаменты калдыклары күрсәтелә.
Әлеге каберлектән 700 метр арада тагын бер иске зират урнашкан, анда рельефлы 3 кабер сакланган. Ташлар 1519, 1520, 1524 елгы даталарга ия.
Искәрмәләр
Чыганаклар Археология и древняя история Апастовского района. Мало-Кайбицкое надгробие, ХIV – ХVI веков.
Төркем:Кайбыч районы зиратлары Төркем:Татар зиратлары Төркем:Татарстанда Россиянең мәдәни мирас объектлары