Бөре ― Мамадыш коммерцияле тракты () ― Кама аръягында XVII гасырның II яртысында сафка баскан олы юл, тракт. Трактның башлангыч пункты ― Агыйдел елгасы ярында урнашкан Бөре шәһәре (Уфадан 99 км читтә). Ахыргы пункты ― Нократ елгасы ярында урнашкан Мамадыш шәһәре. Трактның гомуми озынылыгы ― 320 км. Якынча 200 ел хезмәт иткән.
Маршрут «1870 ел мәгълүматлары буенча торак пунктлар исемлеге. Уфа губернасы» () дигән документта «Бөре ― Мамадыш коммерцияле тракты Матвеевка янында Минзәлә – Бөре почта трактыннан аерылып чыга һәм Останково → Иске Теләнче → Түбән Биш → Иске Тәкмәк → Иске Пәлчикәү → Зәй елгасы тамагы → Кама елгасы кичүе → Соколка → Нократ елгасы яры буйлап өяз шәһәре Мамадышка кадәр бара» дип күрсәтелгәнЗаинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 24-25.. Тракт буеннан-буена Агыйдел һәм Кама елгаларына параллель рәвештә, елгалар ярыннан 20-50 чакрымга гына ераклашып бара. Бөре – Мамадыш коммерцияле тракты Иске Тәкмәк авылында Бәтке коммерцияле тракты белән кисешә. Борынгы Тәкмәк авылы бер тракттан икенче трактка йөкне бушату-төяү базасы булып хезмәт иткән. Биредән тауарлар дүрт якка юл тоткан: төньякка ― Бәтке аша Алабугага, көньякка ― Бөгелмә аша Ырынбурга, көнчыгышка ― Бөре аша Уфага, көнбатышка ― Зәй, Мамадыш аша Казанга.
Бөре ― Мамадыш коммерцияле тракты буенча Урал белән Себер ягыннан көнбатышка, Казанга: мех, киез һәм тукылган әйберләр, войлок, аяклы мал, Урал заводларында җитештерелгән металл китерелсә, кирегә тимердән ясалган көнкүреш әйберләре, тукыма, кәгазь һ. б. тауарлар җибәрелгән. Тракт кыш көне аеруча җанланган. Тракт янәшәсендә урнашкан авыллар, шул исәптән Түбән Биш, Әхмәт авылы кешеләре Бөре ― Мамадыш һәм Бәтке коммерцияле трактларында кыш көне йөк ташу (кышкы олаучылык) белән шөгыльләнгән Әхмәт. Татар энциклопедиясеГамира Гадельшина. И колеса гнули, и писателей миру дарили. «Республика Татарстан», 01.10.2005.
Кар-бураннан саклану өчен, юлның ике ягыннан каен һәм өрәңге агачлары утыртканнар. Сәүдә тракты һәрвакыт караулы булган. Мәсәлән, 1886 елда Минзәлә өяз земство җыены трактның Иске Пәлчикәү авылы янындагы буа җимергән өлешен яңарту өчен алпавыт В. Е. Пальчиковтан билгеле суммада акча алырга дигән карар чыгарган.
1870 елда сәүдәгәрләр Попов, Полетаев, Исаев Агыйдел елга пароходчылыгына () нигез сала. XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Агыйдел һәм Кама елгалары буенча Уфа ― Казан ― Түбән Новгород маршруты буенча даими йөк һәм пассажир ташучы пароходлар йөреше җайга салына Откуда пошло Бельское речное пароходство. kamafleetforum.ru. Пароходчылык үсеш алган саен, Бөре – Мамадыш коммерцияле трактының әһәмияте кими бара.
Әдәбият Бирско―Мамадышский коммерческий тракт. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 24-25.
Моны да карагыз Бәтке коммерцияле тракты Сылтамалар Искәрмәләр
Төркем:Казан губернасы Төркем:Уфа губернасы Төркем:Сәүдә юллары Төркем:Тарихи юллар Төркем:Халыкара сәүдә Төркем:Русия транспорты