Халыкара яктылык (ут) елыThe International Year of Light and Light-based Technologies, IYL2015. Халыкара туфрак елы International Year of Soils. Татарстанда — рәсми Парклар һәм скверлар елы. Татарстанда — рәсми булмаган Гаяз Исхакый елы.

Вакыйгалар

Гыйнвар 1 гыйнвар — Литва еврога күчеп, еврозонаның 19-нчы иле булды. 2 гыйнвар — Мәүлид кичәсеМәүлид 2015 елда ике тапкыр бәйрәм ителәчәк. 7 гыйнвар — Франция башкаласы Парижда мөселман дини фанатиклары Charlie Hebdo редакциясендә канкоеш оештыраларПарижда сатира журналына һөҗүмдә унике кеше һәлак булды. 10 гыйнвар — Франциядә бердәмлек җыеннарына нән артык кеше чыктыФранциядә бердәмлек җыеннарына шимбә көнне 200 меңнән артык кеше чыкты. 13 гыйнвар — Татарстан Республикасының Милли китапханәсе җитәкчесе итеп Сөембикә Җиһаншина билгеләндеСөембикә Җиһаншина Милли китапханә җитәкчесе итеп билгеләнде. 16 гыйнвар — «Татмедиа» җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде"Татмедиа" җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. 23 гыйнвар — Cогуд Гарәбстаны патшасы Габдулла бин Габделгазиз вафат булды. Дәүләт җитәкчелеге аның ярымтуганы, лек шаһзадә Сәлманга күчтеCогуд Гарәбстаны патшасы Габдулла бин Габделгазиз вафат. 24 гыйнвар — Украина гаскәриләре торган Мариуполь шәһәре утка тотыла. Утыздан артык шәһәр кешесе һәлак булаМариуполь утка тотылу нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше корбан булды [ВИДЕО]. 26 гыйнвар — ATR кырымтатар телевидение каналында эчке эшләр министрлыгы тарафыннан тентү үткәреләATR каналы җитәкчелеге тентүне "кырымтатарларга һөҗүм" дип атады. 28 гыйнвар — Россия Федерация шурасы 2016 елның гыйнварына кадәр Россия төбәкләре конституцияләреннән «президент» сүзен алу турындагы канунны хуплады.Татарстан конституциясеннән "президент" сүзен алырга кушылды. 29 гыйнвар — Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз «халыкны тәртипсезлекләргә чакыруда һәм үзе шунда катнашуда» гаепләнеп кулга алындыМәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз кулга алынды [ВИДЕО]. 30 гыйнвар — Мәскәүдә РФАнең Җәмгыять фәннәренең фәнни мәгълүмат институты (ИНИОН) янып чыга.

Февраль 3 февраль — Ленинград камалышын кичергән 81 яшьлек Рауза Галимова кибеттән май урлауда гаепләнеп, полиция бүлегендә вафат булган.кичергән татар апасы май урлау гаебен күтәрә алмады 5—15 февраль — 65-нче Халыкара Берлин кинофестивалеВ Берлине открылся 65-й международный кинофестиваль . 6 февраль — Казанның Камал театрында Н. Исәнбәт әсәре буенча «Хуҗа Насретдин» спектакле премьерасыХуҗа Насретдин, халык һәм хакимият. 10 февраль — «Башкортостан» телевидениесе җитәкчесе итеп Азамат Салихов билгеләнде"Башкортостан" телевидениесе җитәкче итеп Азамат Салихов билгеләнде. 11 февраль — Казанның «Мир» кинотеатрында «Айсылу» дип аталган яңа татар киносы тәкъдим ителдеКазанда яңа татар киносы тәкъдим ителде. Аншлаг белән. 11 февраль — Икенче Минск солых килешүләре имзаланаУкраинада тынычлык урнаштыруга багышланган сөйләшүләр тәмамланды. 11 февраль — Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты мөдире итеп билгеләндеИскәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты директоры итеп билгеләнде. 11 февраль — Россия югары мәхкәмәсе Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыя торган республика хөкүмәте карарын үз көчендә калдырды.Россия мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыю арта: мөселманнар нишләр?. 20 февраль — Казанда «Белем җәүһәрләре» интернет проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды"Белем җәүһәрләре" бәйгесе башланды. 21 февраль — Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны старт ала.Татарстанда "Татарча хатасыз!" фотомарафоны старт ала. 23 февраль — Оскар, 2015 тантанасы “Ләюсан” “Оскар”ны ала алмады. 27 февраль — Мәскәүдә оппозиция сәясәтчесе Борис Немцов үтереләМәскәүдә Борис Немцов атып үтерелде.

Март 7 март — ФСБ Б. Немцовны үтерүдә шикләнелгән беренче ике адәмне тоткарлаган. Алар — Чечнябашы Р. Кадыйровка буйсынган МВД хезмәткәрләре булып чыга. 11 март — Казанда, зур сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 40 кеше зарар күргән, 17 кеше һәлак булган («Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын). 16 март — 11 көн «югалып торганнан» соң Россия президенты В. Путин Кыргызстандагы коллегасы белән рәсми очрашу үткәрде. 20 март — Атлантик океаны төньягында күренәчәк тулы кояш тотылуы (Казанда — Тьма над нами: завтра в Казань придет солнечное затмениe).

Апрель 1 апрель — Кырымда ATR телеканалының тапшырулары туктатылган. 27 апрель — Казакъстанда вакытыннан алда узган президент сайлавында тавыш белән 1989 елдан бирле ил белән идарә иткән Нурсолтан Назарбаев җиңде.

Май

16 май — Чечня башкаласы Грозныйда район полициясе башлыгының 17 яшьлек мәктәп баласын икенче хатынлыкка алу церемониясе зур шау-шу белән узган.Регистрация брака Луизы Гойлабиевой и Нажуда Гучигова 17 май — Украинаның Лугански өлкәсендә диверсия оештырганда Россиянең ике махсус гаскәрие тотыла.Украинада кулга алынган ике Россия хәрбие күзләү алып барганнарын таныды 30 май — Дөнья буйлап татарлар күпләп яшәгән торак пунктларында 2015 ел Сабан туе бәйрәмнәре башланып китә. 30 май — Грузиянең элекке президенты Михаил Саакашвили Украинадагы Одесса өлкәсе губернаторы итеп билгеләнә.Михаил Саакашвили Одесса губернаторы итеп билгеләнде

Июнь

2 июнь — Yandex эзләү системасының тәрҗемә хезмәтенә бета-версиядә татар теле өстәлде. Яндекс үз тылмачына татар телен өстәде 3 июнь — Казанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны нәтиҗәләре игълан ителде. "Элмә такталарда хаталарга игътибар итү чиргә әйләнә башлады" 4 июнь — Арчада Татар әлифбасы китабына һәйкәл ачылды.Арчада «Әлифба» китабына һәйкәл ачу тантанасыннан ФОТОрепортаж 5 июнь — «Россия-1» (ВГТРК) телеканалында 13 ел ярым эшләгәннән соң «Мөселманнар» телетапшыруы (алып баручысы — Динара Садретдинова) ябылган. 9 июнь — Татарстанның Югары Ослан районында тантаналы рәвештә яңа Иннополис шәһәре ачылды Дмитрий Медведев и Рустам Минниханов открыли Иннополис 26 июнь — Казан мэриясе шәһәрнең иң зур һәм төзек урамнарның берсенә Нурсолтан Назарбаев исемен кушкан.Казанда Эсперанто урамына Назарбаев урамы дип язылган такталар эленгән

Июль 8 июль — Уфада ике көнлек БРИКС саммиты эшен башлады. 9 июль — Казан мэриясе шәһәр читендәге берничә тыкрыкка Риза Фәхретдин, Нияз Даутов, Александр Ключарев һәм Фәхри Насретдинов исемнәрен бирү карарын чыгарган. 12 июль — Омски өлкәсендә казарма ишелеп 25 хәрби һәлак булган, шуларның алтысы — Башкортстаннан.Һәлак булган Башкортстан хәрбиләре туган авылларына кайтарылды 17 июль — Ураза бәйрәме. 20 июль — РПЧ-ның Татарстандагы яңа митрополиты Феофан (И. Ашурков) вазифага керешкән.Митрополит Феофан: «В моей новой епархии «Основы православной культуры» должны быть» 24 июль — 9 август, «Су спорт төрләре буенча 16 FINA дөнья чемпионаты» (Казан).

Август 1 август — Әнкарада Бөтендөнья кырымтатар конгрессының корылтае эшен башлады.Анкарада Бөтендөнья кырымтатар конгрессы 6 август — Россиядә көнбатыш илләрдән кертелгән азык-төлекне яндыру кампаниясе башланды.Россиядә Көнбатыштан кертелгән азык-төлекне яндыра башладылар 11 август — Казан WorldSkills ярышларын уздыру хокукын яуладыКазань победила Париж в борьбе за чемпионат мира по профессиональному мастерству. 20 август — Казанда Идел-Урал легионы сугышчыларына багышланган «Война непрощенных» документаль фильм премьерасы узган."Муса Җәлил турында гына фильм төшерәсем килмәгән иде"

Сентябрь 13 сентябрь — Татарстанда президент сайлаулары (озак тәнәфестән соң) һәм муниципалитет депутатларын сайлау. 15 сентябрь — Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Рафис Кашаповны илне җимерүгә чакыруда, экстремистлыкта һәм террорчылыкта гаепләп өч елга иректән мәхрүм итүгә хөкем иткән. "Дәүләт Рәфис Кашапов кебекләрдән курка" 24 сентябрь — Корбан бәйрәме. 30 сентябрь — Россия хәрби һава көчләре Сүриядә «Гыйрак һәм Левант Ислам дәүләте» басып алган территориядәге объектларны утка тотты. ММЧ: Россия хәрби һава көчләре Сүриягә һөҗүмнәрне дәвам итте

Октябрь 13 октябрь — Нидерландларның махсус тикшерү комиссиясе Донецки өлкәсе өстендә бәреп төшерелгән Boeing 777 очкычы һәлакәте турында йомгаклау хисабын чыгарды. Нидерланд Малайзия Боингының "Бук" ракеты белән атып төшерелгәнен белдерде 21 октябрь — Алабугада Татар иҗтимагый үзәге бүлеге җыелышын полиция көч кулланып туктата.Сабурская: Алабугада татар активистларын тоткарлауны прокурорга шикаять иттем 27 октябрь — Башкортстанның Гафури районында район башлыгы машинасына коралдан ут ачалар."Гаделлек эзләп табалмагач кулына корал алган" 28 октябрь — Кытайда «бер гаилә — бер бала» сәясәте туктатылды.Кытайда "бер гаиләдә – бер бала" сәясәте туктатылуы турында игълан ителде 29 октябрь — Казанда Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены башлана. Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыела 31 октябрь — Мисырның Синай ярымутравы өстендә Россиянең Airbus пассажир очкычы бәреп төшерелә, 224 юлчы һәлак була.

Ноябрь

9 ноябрь — Каталония парламенты Испаниядән бәйсезлек турында карар чыгарды.Парламент Каталонии проголосовал за независимость от Испании 13 ноябрь — Парижда бер төркем Якын Көнчыгыш дини фанатиклары канкоеш оештыралар. Нәтиҗәдә 130 кеше һәлак була, 351 яралана.Число жертв терактов в Париже возросло до 129 человек. 14 ноябрь — IAAF шурасы 2016 елда Казанда узасы юниорлар арасында Җиңел атлетика буенча Дөнья чемпионатын башка җиргә күчерү турында карар кылды.«По большому счету отменой чемпионата мира в Казани IAAF создала проблемы себе, а не нам» 24 ноябрь — Төркия һава көчләре Сүрия өстендә Россия хәрби көчләренең Су-24 очкычын бәреп төшерә. 27 ноябрь — Россия мәдәният министры Владимир Мединский төрки республикаларга халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән элемтәләрне кичекмичә өзәргә боера."Татарстанга ТӨРКСОЙ белән араны өзү күрсәтмәсен үтәп алдан йөгерергә ярамый"

Декабрь 11 декабрь — Чаллыда 85 яшьлек тыл ветераны Мисбах Сәхәбетдинов шовинист-табипны үзе ясаган коралдан атып үтерә. 18 декабрь — Мәскәүдә Россия башкортларының федераль милли-мәдәни мохтарияте булдырылаМәскәүдә Россия башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оешты. 23 декабрь — Мәскәүдә элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәте өлкәсендәге күзәтчелек (Роскомнадзор) хезмәтенең конкурс комиссиясе утырышы «Күңел» радиостанциясенә Чаллыда 92,6 FM ешлыгында чыгарга рөхсәт итә. Россия тарихында беренче тапкыр татар композиторы Рәшит Кәлимуллин илкүләм иҗат берлеге башлыгы итеп сайланды.

Вафатлар

17 гыйнвар — Әминә Сафиуллина (89), Татарстан телевидениесенең беренче дикторы. 18 гыйнвар — Флорид Бүләков (66), драматург, Башкортстанның халык язучысы. 25 гыйнвар — Әхмәт Галиев (83), 1973–1996 елларда «Казанкомпрессормаш» генераль директоры. 1 февраль — Марсель Иванов (50), татар композиторы. 2 февраль — Локман Бадыйкшан, язучы. 24 февраль — Гомәр Усманов (82), Татарстанның партия һәм дәүләт эшлеклесе, 1982-1989 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре. 27 февраль — Борис Немцов (54), Россия опозиция җитәкчеләренең берсе 7 март — Зөфәр Гаянов (73), татар рәссамы (Уфа). 9 март — Мөхәммәт Сабиров (82), 1990—1995 елларда Татарстан Республикасы хөкүмәте җитәкчесе. 12 март — Терри Пратчетт, британ язучысы, фантаст. 14 март — Валентин Распутин, совет язучысы. 23 март — Ли Куан Ю, Сингапурның беренче премьер-министры. 13 май — Гайнан Сәетхуҗин (77), мәшһүр совет спортчысы, шоссе велоузышлары буенча 10 тапкыр ССРБ чемпионы. 15 май — Зәйнетдин Батманов, урманчы, РФ Каһарманы. 18 май — Әхәт Нигъмәтуллин (93), татар әдәбият белгече, шагыйрь. 18 май — Мәхмүт Даутов, юллар төзүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966). 3 июнь — Фикрәт Табиев (87), дәүләт һәм партия эшлеклесе, 1960-1979 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре. 22 июнь — Вәзил Мәүликов, ТАССР атказанган төзүчесе. 23 июнь — Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин (75), тарихчы, икътисадчы, Шәрыкны өйрәнгән фәлсәфәче. 23 июнь — Сәләм Алишев (86), тарихчы-галим. 26 июнь — Евгений Примаков (85), ССРБ һәм Россия Федерациясе дәүләт эшлеклесе. 2 июль — Әхәт Уразмәтов (сәхнә псевдонимы «Кәтүк») (83), күренекле татар сәнгатькәре, артист (Уфа). 16 июль — Камил Зыятдинов (64), хирург, сәламәтлек саклау министры (1994-2007).