Рашат Низамиев, Рашат Мияссәр улы Низамиев (Рашат Низами, 1950 елның 1 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Мишә ― 2023 елның 1 сентябре, РФ, ТР, Казан) — татар язучысы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты (1992). 16 китап авторы, милли романнар иҗат иткән язучы.

Тәрҗемәи хәле Ул 1950 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе сугыштан бер кулын югалтып кайткан, амбар мөдире, әнисе хат ташучы булып эшләгән. Башлангыч мәктәптә Олы Мишә авылында укыганнан соң Олы Саурышта сигезьеллык мәктәптә укуын дәвам итә. 1967 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли.

Төрле вакытта «Татарстан яшьләре» гәзитендә (1976-1981 елларда), «Ялкын» (1981-1983 елларда), «Казан утлары» журналларында эшлиhttp://gov.cap.ru/hierarhy.asp?page=./299/2899/21367/23356/23358.

1979 елда Татарстан китап нәшриятының татар телендә «Атаклы кешеләр тормышыннан» китаплары сериясен башлап җибәрүдә катнаша.[https://madanizhomga.ru/news/kөn-temasyi/rashat-nizami-kileshep-eshlg-ni-it Рашат НИЗАМИ: КИЛЕШЕП ЭШЛӘҮГӘ НИ ҖИТӘ автор, 23 август 2014]

1997—2006 елларда ул «Идел» яшьләр журналының баш редакторы була.

70 яшенә «Уч төбендә яшен» дигән шигырьләр җыентыгы әзерли.

2023 елның 1 сентябрендә вафат булганРашат Низамиев вафат. Шәһри Казан, 1.09.2023. 2 сентябрьдә хатынының туган ягы ― Әтнә районы Бәрәзә авылында җирләнә Зилә Мөбәрәкшина. Рашат Низамиевны иртәгә Әтнә районы Бәрәзә авылында җирлиләр. Татар-информ, 1.09.2023.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1992 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — мәшһүр татар композиторы, беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы Фәрит Яруллин турындагы «Ут һәм җыр» дип исемләнгән роман-хроника өчен. Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге бүләге 1992 — Шәйхи Маннур премиясе

Гаиләсе Хатыны Нәсирә. Улы Айдар, кызы Айсылу; оныклары.

Искәрмәләр

Әдәбият Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.

Моны да карагыз

Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Укытучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары Төркем:Һади Такташ премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар