Эмиль Җәләлетдинов — җырчы (лирик-драматик баритон), татар җыр сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстан АССРның халык (1973), РСФСРның атказанган (1982) артисты.
Ул 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, анда музыка мәктәбен тәмамлагач, Ташкәнт консерваториясендә укый башлый. Ләкин аны туган тел, татар мәдәнияте Казанга тарта, һәм ул укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. Биредә Эмиль татар музыка дөньясына чума, студент елларында ук татар халык җырларын, Җәүдәт Фәйзи, З. Хәбибуллин, Ә. Бакиров әсәрләрен башкара.
1962 елда Э. Җәләлетдинов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстанның һәм илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә була. Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, А.Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, рус классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын тота.
Вафаты 2023 елның 19 мартында 90 нчы яшендә инфаркт булып Казанда вафат.Татар музыкаль мәдәниятенең күренекле вәкиле Эмиль Усман улы Җәләлетдинов вафат булды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 19.03.2023 Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратына җирләнгән.Зилә Мөбәрәкшина. Эмиль Җәләлетдиновның оныгы Элина: Гомеренең соңгы көненә кадәр музыкага тугры булды. Татар-информ, 20.03.2023
Гаиләсе Хатыны Венера, телевидениедә режиссер булып эшләгән (COVID-19 коронавирус авыруыннан вафат булган). Кызлары Диана (1981 елгы; 39 яшендә рактан вафат булган), музыка мәктәбен тәмамлаган. Оныклары Элина (Щуваева, Мәскәүдә бизнесы бар) һәм Артур, музыка мәктәбен тәмамлаганнар, ләкин музыка белән профессиональ шөгыльләнмиләр.Зилә Мөбәрәкшина. Эмиль Җәләлетдинов: «Нәҗип Җиһанов, үзе шалтыратып, филармониягә урнаштырды». Интертат, 11.08.2020Зилә Мөбәрәкшина. «Соңгы вакытта ялгызы яшәде, боекты»: Эмиль Җәләлетдиновның кадерен белеп калдыкмы? Интертат, 20.03.2023
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе Төркем:Баритоннар