Рус Байтуганы — Россиянең Самара өлкәсе Камышлы районындагы авыл. Байтуган авыл советының административ үзәге.

Географиясе Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында, урман-дала зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации» , Сок елгасының сул ярында , Байтуган елгасы кушылган урында, трассасыннан төньякта, районның административ үзәге Камышлыдан көнчыгыш-көньяк-көнчыгышка (ESE) якынча 7 километр ераклыкта (туры сызыкта) урнашкан.

Климат

Климат уртача континенталь дип характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° С. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын айның (гыйнвар) — −13,3 ° C (абсолют минимум — −46 ° C). Атмосфера явым-төшеменең уртача еллык күләме 430 мм, аларның күбесе җылы чорда төшә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.

Халык саны

Милли состав

2010 елгы җанисәп буенча күпчелек халкын татарлар тәшкил итән. Анганчы, 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында руслар 342 кешенең 46 %, татарлар — 39 % тәшкил иткән.

Искәрмәләр

Төркем:Камышлы районы торак пунктлары