Истанбул университеты (, ) — Истанбулның һәм Төркиянең әйдәп баручы югары уку йорты, илнең иң борынгы университеты.

Университетның төп территориясе шәһәрнең иске өлешендә, Баязит мәчете һәм Сөләйман мәчете арасында урнашкан. Университетта һәм аның филиалларында 60 меңнән артык студент һәм 8 мең аспирант белем ала, укытучылар составында 2 меңнән артык профессор бар.

Тарих

1846 елда мәдрәсә базасында солтан Мәхмәт боерыгы буенча 1453 елда Константинопольне алганнан соң нигез салына. XX гасырга кадәр — югары мөселман мәктәбе, Төркия Республикасыигълан ителгәннән соң 1927 һәм 1933 елларда үзгәртеп корыла һәм дөньяви белем бирү учреждениесе була.

2006 елдан башлап, Стамбул университеты дөньяның 500 иң яхшы университеты исемлегенә керә. 2011 елда дөньядагы иң яхшы 500 университет исемлегенә кергән Төркиянең бердәнбер университеты. Университет Азия-Тын океан төбәгендә иң яхшы 100 университет исемлегенә керә .

Истанбул университеты Европа университетлар ассоциациясенә (EUA), шулай ук «Coimbra Group»ка керә. Farabi, Erasmus, Mevlana кебек программалар аша студентлар һәм укытучылар алмашу гамәлгә ашырыла. Уку процессы Болонья системасы нигезендә бара.

Истамбул университетын тәмамлаучыларга дипломга аерым кушымта бирелә (DS).

Истамбул университеты китапханәсе Истанбул университеты китапханәсенә 1925 елда нигез салына. Китапханә Төркиянең иң эре китапханәләреннән берсе булып тора. Аның фондында 250 мең томнан артык китап һәм 18 меңнән артык кулъязма бар.

Факультетлар

Истанбул университетында 17 факультеты барFakülteler - İstanbul Üniversitesi:

Истанбул медицина факультеты Юридик факультеты Филология факультеты Әдәбият факультеты Табигый фәннәр факультеты Фармацевтика факультеты Стоматология факультеты Идарә итү факультеты Сәясәт фәннәре факультеты Элемтә факультеты Су фәннәре факультеты Теология факультеты Ачык һәм дистанцион белем бирү факультеты Транспорт һәм логистика факультеты Шәфкать туташы факультеты Архитектура факультеты Компьютер һәм мәгълүмат технологияләре факультеты

Шулай ук карагыз

Катанов китапханәсе

Искәрмәләр

Сылтамалар

Университетның рәсми сайты Университет WikiMAPIAда

Төркем:Истанбул университеты Төркем:Әлифба буенча университетлар