Азат Мәлик улы Нургалиев (; 1986 елның 30 июнеAzat Nurgaliyev // Transfermarkt.com яки 1987 елның 1 июле, Чимкәнт) — Казакъстан футболчысы, ярымсакчы һәм «Тобол» клубы һәм Казакъстан җыелма командасы капитаны. Ике тапкыр Казакъстан чемпионы һәм өч тапкыр Казакъстан Кубогы иясе (төрле командалар белән), 2007 елда Интертото Кубогы җиңүчесе.

Тормыш юлы Азат Нургалиев Чимкәнттә төзүче һәм табиб гаиләсендә туаАзат Нургалиев: «Что бы ни случилось, не сдавайтесь!». Дүртенче сыйныфта футбол секциясенә йөри башлый. Бер үк вакытта музыка һәм бию белән дә шөгыльләнә, футболга битараф карый, әмма балалар тренеры Юрий Цалин аңа футбол файдасына сайлап алырга киңәш итә.

Клублар 2003 елда Азат чимкәнтнең «Ордабасы» клубына эләгә, ә бер елдан соң клуб белән беренче һөнәри контрактка кул куя. 2004 елның 15 апрелендә Кызылурдада Казакъстан чемпионатында җирле «Кайсар»га каршы уенда катнаша.

2006 елда Костанайның «Тобол» клубына күчә. 2010/2011 сезон тәмамлангач, «Тобол» командасының төп составының 10 уенчысы баш тренер Равил Сабитов белән конфликт аркасында клубтан китәргә мәҗбүр була, Нургалиев та алар арасында булаПетухов: В какой-то момент решил, что хочу закончить в «Тоболе».

2011 елда кире «Ордабасы»га әйләнеп кайта һәм шул ук елны финалда «Тобол»га каршы уенда команда белән бергә үзенең икенче Казакъстан Кубогын ота.

2016 елның июнендә Гөрҗистан һәм Кытай җыелма командаларына каршы иптәшләрчә матчларда керткән ике голдан соң, Азат сезон азагына кадәр башкаланың «Астана» клубына арендага алына«Астана» объявила о подписании контракта с Азатом Нургалиевым. Бу клуб өчен Казакъстан чемпионатның 11 уенын һәм Казакъстан Кубогы өчен бер уен уздыра, 6 гол кертә һәм командага «алтын дубль» ясарга ярдәм итә. Еврокубоклар уеннарында 10 матчтан 6 матчта уйный. Тик «Астана» финанс сәбәпләр аркасында аренда килешүен озайтмыйАзат Нургалиев: Все шло к тому, что я останусь в «Астане».

2017 елның февралендә футболчы кире «Ордабасы» клубына арендадан әйләнеп кайта һәм чемпионатның беренче матчында ук «Астана»га гол кертә һәм команда чемпионарны җиҗә ала (3:0). Ул чемпионатта 28 уен үткәрә һәм 5 гол кертә, «Ордабасы» тарихындагы беренче бакыр медальләр яулауга зур өлеш кертә«Ордабасы» впервые в истории завоевывает бронзовые медали.

2018 елның 9 гыйнварында Нургалиев финанс сәбәпләр аркасында үз клубы белән контрактны өзз һәм ирекле агент булаАзат Нургалиев рассказал, когда определится со своим будущим. 17 гыйнварда ук Костанайның «Тобол»ы белән бер елга контрактка кул куяАзат Нургалиев подписал контракт с новым клубом. Команданың капитаны итеп сайлана, сезон эчендә 28 уен уздыра, 8 гол (һәм 5 ассист) кертә һәм клубның иң яхшы бомбардиры була. Якташы Таңат Нүсәрбаев белән (25 уен, 7 гол) кыр үзәгендә көчле дуэт төзиләр һәм «Тобол»га Казакъстан чемпионатының бакыр медальләрен яуларга һәм УЕФА Ауропа Лигасында катнашу хокукын алырга ярдәм итәләр«Тобол» дома победил «Астану» и стал бронзовым призёром КПЛ-2018.

2020 елның 7 мартында яңа сезонның беренче турында Караганданың «Шахтер» клубы капкасына җиңү китергән гол кертә«Тобол» забил два гола за две минуты и вырвал победу у «Шахтера» в интригующем матче КПЛ. 8 ноябрьдә «Кызылҗар» белән матчта Казакъстан чемпионатларында Костанай клубы өчен 200 нче матчын уйныйАзат Нургалиев сыграл 200-й матч за «Тобол» в КПЛ .

Җыелма команда

2003 елдан башлап төрле яшьтәге җыелма командалар составына чакырыла. 2007 елның 16 октябрендә Казакъстан яшьләр җыелма командасы составында 2009 елгы Ауропа чемпионатының сайлап алу турниры матчында Гөрҗистан җыелмасы капкасына гол кертәТурция перед Испанией. 2007 елның сентябрендә Россия җыелмасына каршы уенда Казакъстан яшьләр җыелма командасының техник җиңелүенә сәбәп була, чөнки Нургалиев дисквалификация аркасында уйнау хокукына ия була алмаган.

Бернд Шторк җитәкчелегендәге Казакъстан милли җыелмасында 2009 елның 1 апрелендә 2019 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры матчында Беларусия җыелма командасы белән дебют ясый (1:5). Шунан соң илнең төп командасы составына даими рәвештә чакырыла башлый. 2010, 2014 һәм 2018 елгы Дөнья чемпионатының сайлап алу матчларында, шулай ук 2012 һәм 2016 елгы Ауропа чемпионатының сайлап алу матчларында уйный. Беренче голын 2014 елның 5 сентябрендә Кыргызстан җыелма командасы белән иптәшләрчә уенда кертә (7:1).

2016 елның 8 июнендә Кытай җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчларда җиңү китергән һәм бердәнбер гол кертәАзат Нургалиев: "Для нас это – историческая победа".

Казанышлар

Команда өчен «Тобол»

Казакъстан чемпионы: 2010 Казакъстан вице-чемпионы (3): 2007, 2008, 2020 Казакъстан чемпионатының бакыр призёры (2): 2006, 2018 Казакъстан Кубогы иясе: 2007 Интертото Кубогы иясе: 2007 Казакъстан Суперкубогы иясе: 2021 Казакъстан Суперкубогы финалисты: 2008

«Ордабасы»

Казакъстан Кубогы иясе: 2011 Казакъстан чемпионатының бакыр призёры: 2017

«Астана»

Казакъстан чемпионы: 2016 Казакъстан Кубогы иясе: 2016

Шәхси Казакъстан Премьер-лигасының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә (5): 2010, 2011, 2013, 2016, 2018

Гаилә Нургалиев өйләнгән, хатыны Наталья, гаиләдә өч кыз бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

«Тобол» ФКның рәсми сайтында профиле ПФЛК сайтында профиле

Төркем:Казакъстан футболчылары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1987 елда туганнар Төркем:1 июль көнне туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1986 елда туганнар Төркем:30 июнь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар