Әзидолла Эскалиев ( ; 1934—2017) — ССРБ һәм казакъ композиторы, музыкант домбра уйнаучы, кюй (кюй — казакъ теленнән инструменталь пьеса) язучы һәм музыка педагогы; Кормангазы исемендәге Казакъ Милли Консерваториясе профессоры.

Биографиясе Әзидолла Ескалиев 1934 елның 1 гыйнварында Атырау өлкәсенең Кормангазы районының Кормангазы авылында туганПланета по имени Азидолла (недоступная ссылка).Дата обращения: 13 сентября 2019.Архивировано 16 октября 2018 года.. Алматы консерваториясенә (хәзер Кормангазы исемендәге Казакъ милли консерваториясе) укырга керә, аны 1958 елда уңышлы тәмамлый.

1955—1960 елларда ул Казакъстан филармониясе солисты, 1960 елдан ул Казакъ концерт иҗат берләшмәсе солисты була. 1962 елдан ул туган консерваториядә башкару һәм укыту эшчәнлеген берләштерә; студентлары арасында Айткали Жайымов, Айгөл Улкенбаева һәм Каршыга Ахмәдияров .

1957 елда ул Мәскәүдә узган VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты була.

Әзидолла Ескалиев репертуарында казакъ халкының әсәрләре дә (Кормангазы, Дина, Мамен, Сейтек, Таттимбет, Даулеткерей) һәм рус һәм чит ил композиторлары (П. И. Чайковский, С. Рахманинов, В. Моцарт, И. Брамс һәм башкалар) әсәрләре бар.

Әзидолла Ескалиев - "Шаттыц" һәм "Жастар " кюйләре (инструменталь пьесалар) авторыЕскалиев, Азидолла Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2005.— Т.II.— ISBN 9965-9746-3-2..

1966 елда аңа Казакъ ССРның мактаулы артисты исеме бирелә; 1990 елдан - Казакъстан ССР Халык артисты ( Казакъстан Халык артисты).

Әзидолла Ескалиев 2017 елның 14 августында үләУмер известный домбрист, профессор Азидолла Ескалиев .

Кюй (инструменталь пьесалар) башкаручылар Республика конкурсы аның исемен йөртә Республиканский конкурс исполнителей кюйев прошел в Атырау .

Искәрмәләр

Әдәбият

Ескалиев, Азидолла // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2005. — Т. II. — ISBN 9965-9746-3-2.

Сылтамалар

Фото из статьи «Әзидолла Есқалиев» // Казахская Википедия.

Бу мәкаләне язганда «Қазақ энциклопедиясы» редакциясе тарафыннан Creative Commons BY-SA 3.0 Unported лицензиясе буенча тәкъдим ителгән «Казахстан. Милли энциклопедия» басмасы материалы файдаланылды. Төркем:Казакъстан ССР халык артистлары Төркем:Алматы консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:2017 елда вафатлар Төркем:14 август көнне вафатлар Төркем:Википедия:Кулланылган геомәгълүмат чылбырында шик тудыручы урыннар булган битләр Төркем:1934 елда туганнар Төркем:1 гыйнвар көнне туганнар