Ринат Фәрдиев, Ринат Шәех улы Фәрдиев (1956 елның 15 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әнәк ― 2008 елның 7 ноябре, РФ, ТР, Зәй районы, Чыбыклы) ― Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1998―2008 елларда Зәй муниципаль районы администрациясе башлыгы. Россия Федерациясенең (2007) һәм Татарстанның (2001) атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Зәй районының мактаулы гражданы.
Тәрҗемәи хәле 1956 елның 15 июнендә Актаныш районы Әнәк авылында туган. Бабасы ― күмәк хуҗалык рәисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (1901―1967, Минтимер Шәймиевнең әтисе). Әнисе ― Дөргалия Шаһишәрип кызы. Бертуганнары ― Илшат Шәех улы Фәрдиев (1960), «Челтәр компаниясе» генераль директоры һәм Феликс Шәех улы Фәрдиев (1953), бизнесмен.
1978 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1978 елдан торомышын Зәй районы белән бәйләгән. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Зәй районы «Үрнәк» совхозына (үзәге Урта Баграж) баш агроном итеп билгеләнә.
1978―1980 елларда Баграж авыл советы рәисе булып эшләгән.
1981―1982 елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, «Үрнәк» совхозына яңадан агроном итеп билгеләнә.
1982―1986, 1989―1995 елларда Зәй районы «Родина» күмәк хуҗалыгы (үзәге Чыбыклы) рәисе булып эшләгән.
1986―1989 елларда Зәй районы агросәнәгать берләшмәсен җитәкли.
1995 елдан ― Зәй шикәр заводы директоры.
1999 елдан ― халык депутатларының Зәй берләштерелгән советы рәисе (Яр Чаллы шәһәре администрациясе башлыгы, халык депутатларының шәһәр советы рәисе итеп сайланган Рәшит Сәет улы Хәмәдиев (1947―2004) урынына) , 2005 елның 31 октябреннән ― Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре хакимияте башлыгы.
Икенче чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.
Фаҗигале үлеме 2008 елның 7 ноябрендә Зәй районы Чыбыклы авылы янында Чыбыклы елгасында ауда вакытта фаҗигале рәвештә (утлы корал белән саксыз эш итү Погиб глава Заинского района Ринат Фардиев. kazan.kp.ru, 8.11.2008: «Вепрь» ау карабины пулясы тиеп) вафат булган Гулия Вафина. Ушел из жизни глава Заинского района Ринат Фардиев. Татар-информ, 7.11.2008. 8 ноябрьдә туган ягында ― Татарстанның Актаныш районында ябык табутта җирләнгән Андрей Смирнов. Неосторожность на охоте. «Коммерсантъ (Казань)», № 210 от 19.11.2008.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 2007 – Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2006 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Гаиләсе Хатыны Фәридә Газиз кызы, Пенсия фонды хезмәткәре; ике кызы Фардиев Ринат Шаехович. wiw-rf.ru.
Хәтер 2009 ― Зәй шәһәрендә Кармалка елгасы ярында ял һәм мәдәният паркы Ринат Фәрдиев исемендәге парк итеп үзгәртелгән, паркта истәлекле билге (өстенә түбәтәй куелган ярымачык гармунга һәйкәлПостамент Гармони в честь памяти Р. Ш. Фардеева ) куелганПамять о Ринате Шаеховиче Фардиеве всегда в сердцах заинцев. Заинский муниципальный район, 15.06.2019. 2017 ― Зәй шәһәренең татар гимназиясенә Ринат Фәрдиев исеме бирелгән ― Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» Имя Рината Фардиева присвоено татарской гимназии. youtube.com Устав татарской гимназии . 2018 ― татарча көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия турниры узганТурнир памяти Рината Фардиева. youtube.com. Зәй районында Ринат Фәрдиев исемендәге премия булдырылган.
Искәрмәләр
Әдәбият Фәрдиев Ринат Шәех улы. // Зәй районының күренекле затлары (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина). Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 99-100нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2
Сылтамалар
Фардиев Ринат Шаехович. «Республика Татарстан», 8.11.2008
Моны да карагыз
Төркем:Район башлыклары Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Зәй районының мактаулы гражданнары Төркем:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары Төркем:Утлы коралдан үлүчеләр