Зиннур Мөҗип улы Мансуров — татар шагыйре. Татарстанның халык шагыйре. Тәрҗемәи хәле Ул 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы колхозда механизатор булып эшләгәннән соң, 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1975 елдан башлап ул “Социалистик Татарстан” газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче булып эшли.
Зиннур Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый; аларның кайберләре республика балалар газетасы “Яшь ленинчы” битләрендә һәм соңыннан Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Иркен минем туган илем” (1970) исемле күмәк җыентыкта басыла. Шул ук 1970 елда аның бер төркем шигырьләре “Беренче карлыгачлар” җыентыгында да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең “Кул бирәм” исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
1983 елда исә Зиннур Мансуровның Мәскәүдә “Современник” нәшриятында урысча тәрҗемәдә “Меңъяфрак” (“Тысячелистник”) һәм Казанда “Йөз суы” исемле яңа шигъри китаплары басылып чыкты.
Шигърияттән тыш, Зиннур Мансуров әдәби тәнкыйть һәм очерк жанрларында да уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар.
1995-2015 елларда — «Мәдәни Җомга» гәзитенең алыштыргысыз баш мөхәррире2015 елдан баш мөхәррир — Вахит Имамов. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» һәм «Күңелдә фидаи яшәсә» китаплары өчен 2024 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 47 күренекле хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Татар-информ, 11.10.2024 Искәрмәләр
Чыганак Мансуров Зиннур Мөҗип улы — шагыйрь
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Механизаторлар Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның халык шагыйрьләре Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Мәдәни Җомга журналистлары