Ганиев Ревмир Гали улы (18 ноябрь 1929 ел — 7 май 2007 ел) — тарихчы, тарих фәннәре кандидаты (1961), профессор (1982). Башкорт АССР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1977).

Биографиясе Ганиев Ревмир Гали улы 1929 елның 18 ноябрендә Башкортстан АССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Башкортстанның Туймазы районы) Кабык-Куыш авылында туган.

1954 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1954-1956 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы Өлкә партия мәктәбендә укытучы булып эшли. 1956-1976 елларда өзеклек белән СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли: 1956 елда һәм 1959-1962 елларда — кече гыйльми хезмәткәр; 1967-1976 елларда — өлкән гыйльми хезмәткәр, Уфа шәһәре тарихы секторы мөдире. 1962-1967 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыта, КПСС тарихы кафедрасы мөдире була. 1976-2007 елларда Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта, бер үк вакытта 1997 елга кадәр тарих кафедрасы мөдире була. 2007 елның 7 маенда Уфа шәһәрендә вафат булган.

Фәнни эшчәнлеге Фәнни хезмәтләре Башкортстанда Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы тарихына, Көньяк Уралда совет властен кору тарихына, Уфа шәһәре тарихына багышланган.

160-ка якын фәнни мәкаләләр һәм китаплар авторы.

Хезмәтләре

Советы Башкирии в 1919—1920 годах (по материалам Уфимской губернии). — Уфа, 1961. Очерки по истории Башкирской АССР. В 2 т. Т.2. — Уфа, 1966. (автордаш) Очерки истории Башкирской организации КПСС. — Уфа, 1973. (автордаш) История Уфы: краткий очерк. — Уфа, 1981. (автордаш)

Искәрмәләр

Сылтамалар Хөсәенова Г. Т. Ганиев Ревмир Гали улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Төркем:БАССР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:Уфада вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2007 елда вафатлар Төркем:7 май көнне вафатлар Төркем:1929 елда туганнар Төркем:18 ноябрь көнне туганнар