Илгизәр Идрис улы Гайнетдинов (1954 елның 27 декабре, Әлмәт, ССРБ) — совет футболчысы, ярымсакчы, Казан футболында тәрбияләнүче.

Тормыш юлы Беренче клубы — Әлмәтнең «Буровик» футбол клубы.

Калган карьерасы Татарстанның төп футбол командасы — «Рубин» белән бәйле — 172 уен һәм 22 гол.

1978 ел сезонында «Крылья Советов»та чыгыш ясый. 38 матчның 22сен үткәреп, клуб белән бергә Югары лигага чыга. Команда составында Югары лиганың «Шахтёр» (Донецк) командасына каршы ике кубок матчы уздыра.

1987 елда Автоном республикалар Кубогында Татарстан АССР җыелмасы өчен чыгыш ясый. 1985 елдан «Рубин» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры-укытучысы булып эшли. 2005 елдан 2006 елга кадәр Казанның «Искра» командасы тренеры.

Уен карьерасы тәмамлангач, «Крылья Советов» ветераннар командасы өчен чыгыш ясый.

Казанышлар Команда өчен

Футбол буенча ССРБ чемпионаты 1978 (беренче лига) — 1 урын Футбол буенча ССРБ чемпионаты 1974 (икенче лига, финал) — 2 урын Җыелма командалар арасында РСФСР автоном республикалары кубогы — чемпион (1987) Футбол буенча РСФСР чемпионаты — көмеш призёр (1974)В.В. Гнатюк «20 чемпионатов второй лиги 1971—1990». — Днепропетровск: «Редотдел облполиграфиздата», 1990. — 99 с.

Шәхси

Ил беренчелекләрендә (D2/D3) һәм кубокларда 200 матч уздыра 1974 елгы Футбол буенча РСФСР чемпионатының финал матчларында 3 гол кертә

Искәрмәләр

Сылтамалар

FootballFacts.ru сайтында профиле

Төркем:«Рубин» футбол клубы уенчылары Төркем:ССРБ футболчылары Төркем:Әлмәттә туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1954 елда туганнар Төркем:27 декабрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар