Миндибай Юлмөхәммәтов (; 15 май 1947 ел) — галим-педагог, мәгариф эшлеклесе. 1987-2007 елларда Башкортстанның мәгариф министры урынбасары. Педагогия фәннәре кандидаты. Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре.
Биографиясе Миндибай Бәхтияр улы Юлмөхәммәтов 1947 елның 15 маенда Башкортстанның Учалы районы Ильинка авылында эшче гаиләсендә туганИнформационно-политический портал России.Юлмухаметов Миндибай Бахтиярович — Биография .
1966 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. БДУда Радищев исемендәге стипендия алып укый, аны кызыл дипломга тәмамлыйУчалы районы Ҡунаҡбай урта дөйөм белем биреү мәктәбендә Халыҡ-ара туған телдәр көнөнә арналған методик сара.Юлмөхәмәтов Миндибай Бәхтиәр улы .
1971 елда Имангул урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Аннары Кунакбай урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә.
1986 елда Миндибай Бәхтияр улы Юлмөхәммәтов Башкортстан укытучылар белемен камилләштерү институтының туган телләр кабинеты мөдире итеп алына. Биредә ул республика мәктәпләрендә ана теле һәм әдәбият укыту методларын һәм алымнарын камилләштерү буенча актив эшли, туган телләр укытуны яхшырту программасын төзи, имтихан билетлары һәм башка кулланмалар әзерли.
1987 елда Башкортстан Халык мәгарифе министрлыгына мәктәпләр инспекторы итеп тәгаенләнә һәм шул ук елда мәгариф министры урынбасары вазифасына күчерелә.
1988—2005 елларда Мәгариф министрлыгының аттестация комиссиясе җитәкчесе.
1988 елдан «Башкортстан укытучысы» журналының мөхәррият әгъзасы.
2007 елдан Башкортстан гыйльми-методик укыту үзәгенең директор урынбасарыСостав центра.Юлмухаметов Миндибай Бахтиярович.
Дәреслекләре һәм укыту программалары Миндибай Бәхтияр улы Юлмөхәммәтов — мәгариф министрлыгында эшләгән елларда дәреслекләр, методик кулланмалар язуда һәм бастырып чыгаруда актив катнашкан авторларның берсе. Аның автордашлыгында:
«Сыйныфтан тыш уку китабы», 5-нче сыйныф өчен «Сыйныфтан тыш уку китабы», 6 нчы сыйныф өчен «Балалар бакчалары өчен башкорт теле буенча программа»
«Тормыш сабаклары» исемле яңа предметның һәр сыйныф өчен программасы һәм дәреслекләре Примерная образовательная программа по предмету «Башкирская литература» для 5-11 классов общеобразовательных организаций с родным (башкирским) языком обучения» (автор: Юлмухаметов Миндибай Бәхтиярович)
Гыйльми-тикшеренү эшләре 1997 елда Мәскәүдә «Башкорт мәктәбенең V—IX сыйныфларында ана теле һәм әдәбият дәресләре арасындагы үзара бәйләнешләрне тормышка ашыру» темасына диссертация яза һәм аны уңышлы яклый.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре
Сылтамалар
Информационно-политический портал России Шэҗэре Юлмухаметовых.Юлмухаметов Миндибай Бәхтиярович
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Учалы районында туганнар Төркем:1947 елда туганнар Төркем:15 май көнне туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе