Вахтанг Константинович Кикабидзе (; 19 июль 1938 ел) — совет һәм грузин җырчысы, җырлар авторы, киноактеры, кинорежиссеры һәм сценарист. Грузия ССРның халык артисты (1980), Украинаның атказанган артисты (2013) СССР дәүләт премиясе лауреаты (1978). Грузия дәүләт премиясе лауреаты (2013).
Биографиясе Вахтанг Константинович Кикабидзе 1938 елның 19 июлендә Тбилисидә туа, бала чагында Вера районында яши.
Мәктәпне тәмамлагач, 1955-1957 елларда Тбилиси университетында укый. 1959 елда Тбилиси филармониясенә эшкә керә. 1961-1963 елларда Тбилиси чит ил телләре институтында укый.
1966 елда «Встреча в горах» (режиссеры Н. Санишвили) киносында төшә.
1966 елда Вахтанг Кикабидзе «Орэр» (басма музыка кораллары, вокал) ансамбленә килә. Якынча шул ук вакытта «Диэло» квартетында җырлый.
1969 елда беренче тапкыр Г. Данелиянең «Не горюй!» фильмында төшә (халыкара кинофестивалендә иң яхшы ир-ат роле өчен приз, 1970). Икенче мөһим картинасы — «Мелодии Верийского квартала» (режиссеры Г. Шенгелая, 1973).
1977 елда Данелиянең «Мимино» фильмы чыга (СССР дәүләт премиясе, 1978 ел).
1981 елда Кикабидзе үз сценарие буенча дүрт новелладан торган «Будь здоров, дорогой!» (Гран-при Габрово-83) комедиясен төшерә, ә 1985 елда — «Мужчины и все остальные». 1984 елда «ТАСС уполномочен заявить» фильмында төшә (СССР КГБ премиясен ала).
Кинематографта режиссер Георгий Данелия төшергән халыкның яраткан: «Не горюй!», «Совсем пропащий», «Мимино» һәм «Фортуна» фильмнарында персонажлар галереясын булдыра. Бик күп популяр җырлар башкара («Чито гврито», «Мои года — моё богатство» һ. б.).
1996 елда Кикабидзе халыкара «Кто есть кто» энциклопедиясенә кертелә.
«Лицо кавказской национальности» дип аталган мемуарлар китабы яза.
Гаиләсе Атасы — кече лейтенант Константин Николаевич Кикабидзе (1906-1942), 1942 елның декабрендә Керчь янында хәбәрсез югала, чыгышы белән Имеретин дворяннары нәселеннән, журналист булып эшлиВахтанга Кикабидзе привёл на сцену Ив Монтан // KP.RU.
Анасы — Манана Константиновна Багратиони, Багратион-Давитишвили грузин кенәз ыруыннан, Багратиони грузин патшасы династиясе тармагы. Билгеле җырчыВахтанг 'Буба' Кикабидзе — биография — Кино-Театр. РУ.
Анасы ягыннан Ольга әбисе — Картлидан борынгы Амирэджиби кенәз нәселеннәнВахтанг Кикабидзе: С удовольствием жил бы в двух городах — Тбилиси и Баку (ФОТО).
Хатыны — Ирина Григорьевна Кебадзе, Тбилиси академия опера театрының элекке прима балеринасы.
Вахтанг Кикабидзеның ике баласы бар: кызлыкка алынган кызы Марина Сагарадзе — Шота Руставели исемендәге Тбилиси академия театры актрисасы, кинода төшә, театр вузында сәхнә осталыгыннан укыта, улы Константин Кикабидзе — рәссам, Сәнгать академиясен тәмамлый, контракт буенча өч ел Мәскәүдә Грузия илчелегендә эшли, әле Торонтода, Канадада яши.
Оныклары: өлкән оныгы — Георгий Арешидзе (1978), кызлыкка алынган кызының улы, Зальцбургта колледж тәмамлый һәм Лондонда (2007) Шиллерның халыкара университетында укый.
Константинның уллары: Вахтанг Кикабидзе (1986), атасы һәм үги әнисе белән Канадада яши, өйләнгән, Иоан Кикабидзе (1995) Тбилисидә инглиз мәктәбендә укый.
Фильмографиясе
Актёр 1966 — Встреча в горах — Гия 1969 — Не горюй! — Бенжамен Варламович Глонти, йәш табип 1969 — Москва в нотах — «Орэра» ансамбленең һуҡма ҡоралда уйнаусыһы һәм вокалисы 1970 — Орэра, полный вперед! — «Орэра» ансамбленең һуҡма ҡоралда уйнаусыһы һәм вокалисы 1971 — Хатабала — Кинто 1972 — Я, следователь — Георгий Микеладзе 1973 — Совсем пропащий — Герцог 1974 — Мелодии Верийского квартала — Павле, извозчик 1975 — Пропавшая экспедиция — Арсен Георгиевич Кобахидзе, комиссар 1976 — Волшебный фонарь — финалдағы «Будет так» йырын башҡара, партнёры Л. Гурченко 1977 — Камень чистой воды 1977 — Псевдоним: Лукач — Дурутти 1977 — Мимино — Валентин Константинович (Валико) Мизандари, ул уҡ «Мимино» 1977 — Орэра выходит в эфир 1980 — Дюма на Кавказе — Аркапос 1980 — До встречи, друг... 1981 — Будь здоров, дорогой 1982 — Три оплеухи — Никала 1983 — Утро без отметок — мистер Глэбб, Глебтың төшөндәге шпион 1984 — ТАСС уполномочен заявить… — Джон Глэбб 1984 — Ольга и Константин — Константин Гогуадзе 1985 — Мужчины и все остальные 1994 — Весёленькая поездка 1996 — Русский проект — алкоголик 1997 — Звёздная ночь в Камергерском — МХТ капустнигында ҡатнашыусы («Лицо кавказской национальности» номеры) 2000 — Фортуна — Фома Арчилович Каландадзе, капитан 2008 — Королева — Ираклий Нодарович Дадиани 2008 — Идиократия 2012 — Любовь с акцентом — юбиляр 2013 — Ку! Кин-дза-дза — Трац, контрабандистар башлығы (тауыш яҙҙыра) 2013 — Дед 005 — Ираклий, Грузиянан врач-кардиолог
Режиссёр 1981 — Будь здоров, дорогой 1985 — Мужчины и все остальные
Сценарист 1981 — Будь здоров, дорогой 1985 — Мужчины и все остальные
Музыкаль эшчәнлеге
Винил 1971 — «Поёт Вахтанг Кикабидзе» (ЕР, «Мелодия», ГД-0002703-4)«Поёт Вахтанг Кикабидзе» — ГД-0002703-4 (1971), records.ru 1973 — «Поёт Буба Кикабидзе» (ЕР, «Мелодия», ГД-0003803-4)«Поёт Буба Кикабидзе» — ГД-0003803-4 (1973), records.ru 1973 — «Поёт Вахтанг Кикабидзе» (ЕР, «Мелодия», ГД 0003305-2703)«Поёт Вахтанг Кикабидзе» — ГД 0003305-2703 (1973), records.ru 1978 — «Поёт Буба Кикабидзе» (ЕР, «Мелодия», Г62—07023-4)«Поёт Буба Кикабидзе» — Г62—07023-4 (1978), records.ru 1979 — «Пока сердце поёт» (LР, «Мелодия», С60—12465-6)«Пока сердце поёт» — С60—12465-6 (1979), records.ru 1980 — «Поёт Вахтанг Кикабидзе. Песни Алексея Экимяна» (ЕР, «Мелодия», С62—13567-68)«Поёт Вахтанг Кикабидзе. Песни Алексея Экимяна» — С62—13567-68 (1980), records.ru 1980 — «Поёт Вахтанг Кикабидзе» (ЕР, «Мелодия», С62-14745-46)«Поёт Вахтанг Кикабидзе» — С62-14745-46 (1980), records.ru 1981 — «Пожелание. Песни Алексея Экимяна поёт Вахтанг Кикабидзе» (LР, «Мелодия», С60—14809-10)«Пожелание. Песни Алексея Экимяна поёт Вахтанг Кикабидзе» — С60—14809-10 (1981), records.ru 1983 — «Вахтанг Кикабидзе поёт песни А. Морозова» (ЕР, «Мелодия», С62—19063 001)«Вахтанг Кикабидзе поёт песни А. Морозова» — С62—19063 001 (1983), records.ru
Магнитоальбомы и CD 1979 — «Поёт Вахтанг Кикабидзе» (MC, «Мелодия», СМ 00742)«Поёт Вахтанг Кикабидзе» — СМ 00742 (1979), records.ru 1994 — «Мои Года» 1996 — «Ларису Ивановну хочу» (2018 йылда ҡабаттан сығарыла) 1997 — «Письмо другу» 1997 — «Секрет счастья» 1999 — «Танго любви» 2001 — «Лучшие песни» 2003 — «Грузия, любовь моя (Тбилиси йырҙары)» (2 CD) 2004 — «Старики-разбойники» 2006 — «Экимян. Кикабидзе. Вот и встретились» 2006 — «Grand Collection» 2006 — «Танцы, шманцы, обниманцы» 2007 — «Я жизнь не тороплю» 2008 — «Проза жизни» (өҫтәмә баҫма) 2018 — «Версии, не вошедшие в сборники»
Чыгышлары Даими гастрольләрдә йөри. Концерт белән биш континентта булган.
Вахтанг Кикабидзеның «Я не тороплю жизнь» программасы белән зур соло концерты 2005 елның 8 апрелендә Мәскәүдә «Россия» концерт залында үтә.
Клиплары
1996 — «Ах, эти сложные года». 2009 — «Разочаровали». 2011 — «Грузинская песня».
Бүләкләре Халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты.
Грузин ССРның атказанган артисты (1970) СССР дәүләт премиясе (1978) Грузия ССРның халык артисты (1980) СССР КГБ премиясе (1984, «ТАСС уполномочен заявить...» фильмындагы роле өчен) Намус ордены (Грузия) (1994) III дәрәҗә Вахтанг Гоггасала ордены (Грузия) Тбилиси шәһәренең мактаулы гражданы (1998). Кикабидзе исемле йолдыз (1999, Мәскәү, «Йолдыз мәйданы»). Тбилиси филармония бинасы алдыда исемле йолдыз (2006). Изге Георгий исемендәге Җиңү ордены (2008, Грузия) Дуслык ордены (19 июль 2008, Россия) — рус мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, Россия-Грузия мәдәни бәйләнешләрен ныгыткан өчен — 2008 елның августында баш тарта. Украинаның атказанган артисты (30 ноябрь 2013 ел). Николай Чудотворец Халыкара ордены кавалеры, Бөек Константин Халыкара ордены кавалеры (Россиядән тәкъдим ителә).
Сәяси позициясе Вахтанг Кикабидзе БДБ илләрендәге һәм Грузиядәге хәрби низагларга карата фикерен ачыктан-ачык белдерә.
2008 елның августында Көньяк Осетиядәге низагларга бәйле Россиянең «Дуслык» орденыннан баш тарта. Моннан тыш, Кикабидзе рус халкын хөрмәт итүен, әмма Россиянең Грузиягә карата хәрби хәрәкәтләренә бәйле Мәскәүдә юбилей концертларын үткәрми һәм — концертлар белән чыгыш ясый, бүләкләр кабул итә алмыйм, дип белдерә.
2014 елның октябрендә Украинаның «Сегодня» гәзитенә биргән интервьюсында Кикабидзе, «әгәр яшь булсам, мин дә НАТО-да булыр һәм илемне яклап көрәшер идем», диКикабидзе даже заявил, что поучаствовал бы в карательной операции в Донбассе против жителей, высказавшихся за независимость от Украины, на стороне киевских властей. Газета.ру, 04.10.2014., ә Президент Путинны «кара көчләр сәясәтчесе» һәм «баскынчы» дип атыйКикабидзе о том, почему он не выступает в России. Русская служба BBC.
2015 елның язында Вахтанг Кикабидзе Бөтен Украина туры чикләрендә Киевта чыгыш ясый. Ике сәгать концертын ул «Небесная сотня»га багышлыйИнтервью Вахтанга Кикабидзе изданию «Гордон».
Кызыклы фактлар
Георгий Данелия фильмнарында Кикабидзеның исеме титрларда «Буба Кикабидзе» дип языла. Буба — Кикабидзеның туганнары һәм якыннары арасындагы кушаматыГеоргий Данелия. «Безбилетный пассажир».. Кикабидзе исеме белән Верхотурдагы пан-фолк-рок төркеме атала: «Водопад имени Вахтанг Кикабидзе». Кикабидзе әйтүенчә, ул беркайчан да комсомолда булмаганВахтанг Кикабидзе рассказал о ненависти к СССР .
Искәрмәләр
Сылтамалар
Архив персонально сайта. Вахтанг Константинович Кикабидзе в программе «Смотрите, кто пришел»(недоступная ссылка) Генацвале Мимино Кикабидзе Георгий Кобаладзе. «Если тебя бьют, ты ему не должен песни петь» // «Радио Свобода», 30.05.2015
Төркем:19 июль көнне туганнар Төркем:1938 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Тифлистә туганнар Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Әлифба буенча кинорежиссёрлар Төркем:ССРБ кинорежиссерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча музыкантлар