Сильва Капутикян (әрм. Սիլվա (Սիրվարդ) Բարունակի Կապուտիկյան, 20 гыйнвар 1919 ел — 25 август 2006 ел) — XX гасырның күренекле әрмән шагыйре, язучы һәм публицист, Әрмәнстан Республикасының Милли Фәннәр академиясе академигы. Әрмән ССРның (1970) һәм Грузин ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980). Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1952). 1945 елдан ВКП(б) әгъзасы.
Биографиясе Сильва Барунаковна Капутикян 1919 елның 5 гыйнварында Ереванда, укытучы һәм революцион гәзитнең элекке мөхәррире, Ван шәһәре качагы гаиләсендә туа. Урта мәктәп тәмамлый.
1936-1941 елларда — Ереван университетының филология факультетында, аннары Әдәбият институтының Югары әдәби курсларында укый. 1933 елдан матбугатта әсәрләре басыла башлый.
1941 елдан Әрмәнстан Язучылар берлеге әгъзасы. Әрмәнстан Республикасы Милли Фәннәр академиясенең (1994), «Дөнья халыкларының рухи бердәмлеге» һәм «Табигать һәм җәмгыять мәсьәләләре буенча» академияләренең тулы хокуклы әгъзасы. Ереван хезмәтчәннәренең шәһәр советы депутаты була. «ПЕН-клуб» Халыкара интеллектуаль клубы әгъзасы.
Карабах мәсьәләсе буенча актив позициядә тора. Карабах хәрәкәте лидерларының берсе. Зорий Балаян белән бергә 1988 елның 26 февралендә Карабах мәсьәләсен республика файдасына хәл итәргә ышандыру максатыннан Горбачев белән очраша. Бик күп патриотик әсәрләр авторы.
1990 еллар башында шагыйрә әрмән властьларын һәм аларның сәясәтен каты тәнкыйтьләп чыгыш ясый. 2004 елда оппозиция митингын бастырганнан соң, 80 яшенә бирелгән Изге Месроп Маштоц орденын Әрмәнстан президенты Р. Кочарянга кире кайтара.
Шагыйрә 2006 елның 26 августында Ереванда вафат була. Ереванның Комитас исемендәге пантеонында җирләнә.
Шәхси тормышы Әрмән шагыйре Ованес Ширазда кияүдә була, улы — скульптор Ара Шираз.
Рус телендәге библиография С. Б. Капутикян — әрмән һәм рус телләрендәге, шулай ук башка бик күп телләргә тәрҗемә ителгән 60тан артык китап авторы. Үзенең шигырьләрендә С. Б. Капутикян мәхәббәт, хатын-кыз ялгызлыгы, үз-үзеңне корбан итү темаларына еш мөрәҗәгать итә.
Еш кына төрле илләрдә булып, әрмән диаспорасы вәкилләре белән тыгыз аралаша (Әрмәнстанда да, диаспорада Капутикянның «Тыңла, улым» шигыре популяр була), публицистик әсәрләр яза («Кәрваннар бара әле», «Карваннар югала» һ. б.), аларда әрмән качаклары варисларның төп проблемаларын — сагыш, ваз кичү, көнбатыш әрмән теленең югалуы, үзеңне саклап калу өчен көрәш, әрмәннәрнең геноцидын тану буенча тырышлыклар — күтәрә.
Рус телендәге библиография
Избранные произведения в 2-х томах. М., 1989 Избранные произведения в 2-х томах. М., 1978 «В эти дни» (1945), «Стихи» (М.,1947), «На берегу Занги» (1947), «Мои родные» М., Правда, 1952 Мои родные. М., Советский писатель, 1951, 1952 Здравствуйте, друзья. Ереван, 1952 «В добрый путь». М., 1954, Лирические стихи. М., 1955 «Откровенная беседа» (1955), Розовые камни . М., 1959 Стихотворения. М., 1959 Огонек в окне. М., 1961 Раздумья на полпути. М.,1962 Живу я сердцем. Ереван, 1963 Лирика. М., 1964 Караваны еще в пути. М., 1969 Караваны еще в пути. Ереван, 1970 Моя страница М., 1972 «Вглубь горы» (1972), Весна на вершинах. М., 1972 Верность., М., 1975 Меридианы карты и души. М., 1978, 1982 Посвящение. М., 1979 Проза. Ереван, 1979 «Часы ожидания» (М., Правда, 1983), «В Москву», поэма для детей, «Моя страна», Кровля Армении. М., 1981 Тревожный день. М., 1985 Встречи без расставаний. Ереван, 1987 Памятки. Ереван, 1988 «Часы ожидания» (М., Детская литература, 1988), Моя тропка на дорогах мира. М., 1989 Идет зима. М., 1994 Капутикян шигырьләрен рус теленә Б. Ш. Окуджава, Е. А. Евтушенко, Ю. П. Мориц, М. С. Петров, Б. Ә. Әхмәдуллина, М. И. Алигер тәрҗемә итә.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1952) — «Мои родные» шигырьләр җыентыгы өчен Әрмән ССРның дәүләт премиясе (1988). Октябрь Революциясе ордены (16.11.1984). Хезмәт Кызыл Байрак ордены (7.03.1969). Халыклар Дуслыгы ордены (19.01.1979). Ике «Хөрмәт Билгесе» ордены (27.06.1956, ...). Изге Месроп Маштоц ордены (1999). Әрмән апостол чиркәвенең «Изге Саак һәм Изге Маштоц ордены. III дәрәҗә Княгиня Ольга ордены (Украина, 1.10.1999). Әрмән CCPның атказанган мәдәният хезмәткәре (1970). Грузин ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980). Аветик Исаакян исемендәге премия. Ачарян Рачий исемендәге премия. «Носида» премиясе (Италия). «Ел хатын-кызы» (1998).
Аның турында Наири Зарян:
Давтян Ваагна:
Аветис Мовсесян:
Сылтамалар Армянская литература Сильва Капутикян на портале ПоэзоСфера Алексанян Е.А. Сильва Капутикян (литературный портрет) // Журнал «Литературная Армения». — 1960. — № 4.
Искәрмәләр
Төркем:ССРБ Язучылар берлеге әгъзалары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Ереванда вафатлар Төркем:2006 елда вафатлар Төркем:26 август көнне вафатлар Төркем:Ереванда туганнар Төркем:1919 елда туганнар Төркем:20 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Әрмәнстан дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:25 август көнне вафатлар