Лю Вэнь (; 1988 елның 27 гыйнвары, Юнчжоу, Кытай) — Кытай супермоделе, Азиянең иң популяр моделе. 2013 елда, бишенче урын алып, Forbes журналы версиясе буенча дөньяның иң күп түләнә торган модельләре исемлегенә кергән беренче Азия моделе булаThe World’s Highest-Paid Models Of 2013; 2014 елда җиденче урынны алганСамые высокооплачиваемые модели мира — 2014: рейтинг Forbes.
Тормыш юлы Лю Вэнь 1988 елда Хунань провинциясенең Юнчжоу шәһәрендә туа. Гаиләдә бердәнбер бала булган. 2005 елда New Silk Road World Model Contest конкурсында катнаша, тик җиңә алмый, әмма үзенә игътибар җәлеп итә һәм тиздән подиумда эшли башлый. 2007 елда Кытай каталогына төшкәннән соң Карл Лагерфельд аңа игътибар итәLiu Wen Birthday: January 27, 1988. 2008 елда Парижга күчеп килә һәм беренче профессиональ контрактка кул куя. Шул ук елда Париждагы югары мода атналыгында халыкара подиумда дебют ясый. 2009 елда Victoria's Secret йомгаклау күрсәтүендә катнашкан беренче Азия моделе була. 2010 елда, 70 күрсәтмә белән, француз Констанс Яблонскидан соң, ихтыяҗ буенча икенче дөнья моделе була. 2014 елның июнендә models.com сайты Лю Вэньны яңа супермодель дип таныганModels.com/rankings/. 2014 ел ахырына Лю Вэньның Weibo битенә 8 800 000 кеше язылганFollow Me: Kate Upton Leads the Charge of Models Who’ve Gone Crazy for Social Media /
Төрле вакытта Лю Вэнь түбәндәге күрсәтмәләрдә катнашкан: Chanel, Thierry Mugler, Balmain, Vionnet, Nina Ricci, Givenchy, Gucci, Derek Lam, Michael Kors, DKNY, Proenza Schouler, Oscar de la Renta, Jason Wu, Sportmax Code, Etro, Dolce & Gabbana, Francesco Scognamiglio, Kenzo, Hermes, Stella McCartney, Anthony Vaccarello, Paco Rabanne, Guy Laroche, Gareth, Louis Vuitton, Lanvin, Alberta Ferretti, Alexander McQueen, Anna Sui, Balengiaga, Barbara Bui, Cacharel, Carlos Miele, Carolina Herrera, Gap, Isaac Mizrahi, Jean Paul Gaultier, L'Wren Scott, Marc by Marc Jacobs, Matthew Williamson, Moschino, Naeem Khan, Narciso Rodriguez, Nicole Miller, Ohne Titel, Peter Som, Pollini, Rad Hourani, Rag & Bone, Ralph Lauren, Reem Acra, Richard Chai, Roberta Scarpa, Roberto Cavalli, Sari Gueron, Vera Wang.
2009, 2010, 2011 һәм 2012 елларда Victoria's Secret компаниясенең йомгаклау күрсәтүләренә чакырылган.
2017 елда Лю Америка Vogue тышлыгында барлыкка килгән икенче Кытай моделе була.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Models.com сайтында
Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1988 елда туганнар Төркем:27 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча фотомодельләр