Гейдельбергның ретиналь томографы (ГРТ) сканлаган лазерлы офтальмоскоптан гыйбарәт, ул КНД һәм нерв җепселләренең перипапилляр профилендә аермаларны аңлата ала, бу санаклы өч үлчәмле топография картасын төзәргә мөмкинлек бирә. Төшерелгән кисемне регрессион анализ ысулы ярдәмендә алынган үрнәк профиле белән чагыштыралар. Күрсәтмәләр • КНД-да глаукомалы зарарлануының дифференциаль диагностикасы.

• Чирнең көчәюен күзәтү. Эш экраны • Экранның өске өлешендә КНД һәм челтәркатлауның перипапилляр өлкәсенең рәсеме бирелгән (рәс. 2.29).

• Топография картасының сул өске ягында экскавация касәсе кызыл белән аерылган, нейроретиналь билбау — яшел, ә сөзәклек — зәңгәр төстә күрсәтелгән.

• Уң өске почмакта чагылган рәсем 6 секторга бүленгән. Сектор эчендәге яшел билге мәгънәсе сәламәт чигендә, сары өндәү билгесе — куркыныч билгесе, кызыл хач — патологияне күрсәтә.

• Өстә үзәктә һәм сул якта уртада ике асма кисем рәсеме асма һәм ятма яссылыкларда экскавация тирәнлеген күрсәтә. Ике кара сызык КНД кырыен, ә кызыл сызык - ирекле үрнәк яссылыгын күрсәтә, ул гадәттә челтәркатлауның яссылыгыннан 50 мм түбән урнаша.

График (экранның уң ягы үзәгендә) яшел чик сызыгы буенча челтәркатлау өслегенең профилен күрсәтә. Астарак урнашкан кызыл референт сызык экскавация һәм нейроретиналь билбау арасындагы бүлүче өслекнең урнашуын күрсәтә. Бу яссылык перипапиляр өлкәдә челтәркатлауга параллель ята һәм аның өслегеннән 50 мкм түбәнрәк чик сызыгы һәм перипапиляр бәйләмендә урнаша. Шулай итеп, ул нерв җепселләре катламының аскы чиге биеклегендә урнашкан. Чик сызыгы буенча челтәркатлауның өслеге профиле чигә ягыннан 0° башлап чагыла. Профиль уң күз өчен сәгать угы буенча, сул якта сәгать угына каршы сызыла. График КНД кырые буенча нерв җепселләре катламы калынлыгы белән туры килә.

• Экранның аскы уң почмагында 7 баганалы, һәр бүлек өчен берәү һәм гомуми график өчен бер булган гистограмма формасында Moorfield-ның регрессион анализы. Әгәр дә яшел баганаларның очлары фаразланган аралыкның 95% эчендә булса, КНД-ның тиешле бүлеге гадәти күрсәткечләр чигендә классификацияләнә; 95 дән 99,9% аралык куркынычлык өлкәсенә туры килә, 99,9%-тан түбәнрәк патология булып санала.

Җентекле стереометрик мәгълүмат җәдвәлнең аскы сул почмагында китерелгән. Гадәти күрсәткечләрдән тыш урнашкан саннар йолдыз белән билгеләнә (рәс. 2.30). Чыганаклар

Төркем:Медицина Төркем:Офтальмология