Саргасс диңгезе — Атлантик океандагы антициклон сулар әйләнеше районы. Көнбатышта — Гольфстрим, төньякта — Төньяк Атлантик, көнчыгышта — Канар, көньякта — Төньяк Пассат агымнары белән чикләнә. Саргасс диңгезе тулысынча диярлек саргасс суүсемнәре белән капланган.
Географиясе Мәйданы, агымнарның урнашуына бәйле, 6-7 млн кв.км тәшкил итә. Яр буйларыннан ерак ята. Төньяк-көнбатыш өлешендә вулканик Бермуд утраулары урнашкан. Су температурасы диңгез өстендә кышын 18-23 °С, ә җәен 26-28 °C тәшкил итә. Тозлылыгы 36,5—37 ‰. Зур өлеше Төньяк-Америка котловинасында 6000 метрдан артык тирәнлекләрдә ята. Максималь тирәнлеге — 6995 метр.
Саргасс диңгезендә океаник агымнар тарафыннан барлыкка китерелгән пластик һәм башка калдыклардан җыелган гаять зур чүп табы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Britannica. Sargasso Sea
Төркем:Атлантик океан диңгезләре