«Кальмар уены» () — исән калу, маҗаралы боевик, триллер һәм драма жанрында Көньяк Корея веб-сериалы. Барлык тугыз эпизодның режиссёры һәм сценарий авторы Хван Дон Хек була. 2021 елның 17 сентябрендә Netflix платформасында сериалның дөнья премьерасы була.

«Кальмар уены» дөньяның 90 илендә, шул исәптән АКШ һәм Бөекбритания дә, Netflix та иң күп карала торган сериаллар исемлеген җитәкләгән. Премьерадан соң беренче дүрт атна эчендә сериалны 142 млн тамашачы караган, һәм «Кальмар уены» рәсми рәвештә Netflix тарихында иң популяр сериалга әверелгән.

Рольләрдә Ли Джон Джэ — Сон Ки Хун (№ 456), йөртүче һәм уйнарга яратучы; Пак Хэ Су — Чхо Сан Воо (№ 218), холдинг компаниясендә инвестицион төркем җитәкчесе; Ви Ха Джун — Хван Чун Хо, полиция офицеры; Чон Хо Ён — Кан Сэ Бёк (№ 067), Төньяк Кореядан качучы; О Ён Су — О Иль Нам (№ 001), баш мие шешле өлкән ир-ат; Хо Сон Тхэ — Чан Док Су (№ 101), җинаятьче; Анупам Трипати — Али Абдул (№ 199), Пакистаннан гастарбайтер; Ким Чжу Рён — Хан Ми Нё (№ 212).

Җитештерү «Кальмар уены»н булдыручы Хван Дон Хек 2008 елда әнисе һәм әбисе белән яшәгәндә һәм акчасы җитмәгән вакытта уйлап тапкан. Сценарийның беренче варианты 2009 елда әзер була. Хван үзенең сценариен төрле продюсерлык компанияләренә ун ел дәвамында сатарга омтылган, әмма җирле студияләр бу идеяны кабул итмиләр. Бер моментта Хванга хәтта сценарий язуны туктатырга туры килгән, чөнки ул үзенең ноутбугын сатарга мәҗбүр булган. 2019 елда Netflix Хван сценарие белән кызыксына. 2019 елның сентябрендә Көньяк Кореяның «Алтынчы раунд» () дигән сериалын эшли башлау турында игълан итә.

Сериалны төшерү 2020 елның июненнән октябрь аена кадәр бара, шул исәптән COVID-19 пандемиясе дәвам итү сәбәпле, мәҗбүри бер айлык тәнәфес белән.

Музыка

Сериалга музыканы, элек Оскар лауреаты «Паразитлар» фильмына саундтрек язган Чон Чжэ Иль яза. Чон әсәрләреннән тыш саундтрекка Пак Мин Чжу һәм 23 тәхәллүсе астында танылган башкаручы җырлары кертелә.

Сериалның саундтрекы 2021 елның 17 сентябрендә чыга.

Премьера 2021 елның 17 сентябрендә Netflix платформасында сериалның дөнья премьерасы була.

«Кальмар уены» бөтен дөньяда Netflix ның иң күп карала торган ун сериал рейтингын җитәкләгән беренче Корея драма сериалы була. Сериал 90 илдә беренче урынны ала. Netflix бәяләвенчә «Кальмар уены» стрим-сервиска 891 млн доллар табыш китерәчәк, дип Bloomberg агентлыгы хәбәр иткән. Шул ук вакытта сериалның тугыз эпизодын җитештерү 21,4 млн долларга төшкән.

2021 елның 12 октябрендә «Кальмар уены» рәсми рәвештә Netflix тарихында иң популяр сериалга әверелә.

Rotten Tomatoes сайтында сериал тәнкыйтьчеләрнең 61 рецензиясе нигезендә 10 баллдан уртача 8,2 балл белән рейтингның 93 % тәшкил итә. Metacritic сайтында сериал рейтингы мөмкин булган 100 баллдан 69 балл тәшкил итәSquid Game: Season 1. Metacritic.com..

Бүләкләр һәм номинацияләр Бүләк Тапшыру вакыты ТөркемНоминантлар һәм алучылар НәтиҗәЧыганак «Готэм» премиясе20121 елның 29 ноябреЕл ачышы — сериаллар Кальмар уеныКөтеләДебют сериалында иң яхшы рольЛи Джон ДжэКөтелә

Искәрмәләр

Сылтамалар

Netflix сайтында

Төркем:Әлифба буенча телесериаллар