Петр Тимофеев (1902—1982) — электроника һәм вакуум техникасы өлкәсендә совет галиме.
Биографиясе Тимофеев Пётр Васильевич1902 елның 12 (25) июнендә Мәскәүдә туган. 1925 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищеда (1925-1928), МДУ-да (1926-1941), Мәскәү энергетика институтында (1933-1941), Н. Е. Жуковский исемендәге хәрби-һава инженер академиясендә (1945-1948) укыта. 1935 елдан — профессор. 1928 елдан Бөтенрусия электротехника институтында эшли. СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1953).
П. В. Тимофеев 1982 елның 18 ноябрендә вафат була. Мәскәүдә Головино зыяратында җирләнгән.
Фәнни эшчәнлеге Төп хезмәтләре киноны тавышландыру өчен фотоэлектрик корылмаларны, икенчел электрон эмиссияне, электрон оптика буенча. Берничә фотоэлемент, электрон күбәйткечләр, электрон лампалар һәм электрон-оптик үзгәрткечләр эшли.
1933-1936 елларда тапшыручы телевизион электрон көпшәләр, шул исәптән супериконоскоп, шулай ук башка электрон-оптик корылмалар уйлап таба. Тавышлы кино, телевидение һәм автоматика өчен көчәйткечләр һәм фотоэлементлар эшләүдә катнаша. Оборона сәнәгате өчен инфракызыл техник приборлар сериясен эшли.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре - Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — яңа төр оптик приборлар булдырганы өчен
- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — яңа оптик приборлар булдырган өчен.
- Социалистик Хезмәт Герое (13.10.1982)
- Ленин ордены (13.10.1982)
- дүрт Кызыл Байрак Хезмәт ордены (16.05.1947; 02.06.1952; 19.07.1962; 17.09.1975)
- Кызыл Йолдыз ордены (21.01.1944)
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (21.04.1939)
- медальләр
- РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1947)
Чыганаклар
Тимофеев Пётр Васильевич // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. Кинословарь в 2-х томах, М., «Советская энциклопедия», 1966—1970
Сылтамалар
Профиль Петра Васильевича Тимофеева РФА рәсми сайтында Тимофеев Петр Васильевич // Московская энциклопедия. / Гл. ред. С. О. Шмидт. — М., 2007-2014. — К. I. Лица Москвы: [в 6 кн.].
Төркем:8 июль көнне туганнар Төркем:1902 елда туганнар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:18 ноябрь көнне вафатлар Төркем:1982 елда вафатлар Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:РСФСР атказанган фән һәм техника эшлеклеләре Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәүдә җирләнгәннәр