Үһән вирусология институты (; ) — Кытай фәннәр академиясе идарә астындагы вирусология тикшеренү институты. Үһән шәһәренең (Хубэй провинциясе) Цзянся районында урнашкан. Кыйтга Кытайда 4 биоиминлек дәрәҗәсендә (BSL-4) төзелгән беренче лаборатория.
Тарих 1956 елда Кытай фәннәр академиясенең Үһән микробиология лабораториясе буларак нигез салына. 1961 елда ул Көньяк Кытай микробиология институты була, ә 1962 елда Үһән микробиология институты дип үзгәртелә. 1970 елда фән һәм технологияләр идарәсен фән һәм техника буенча Хубэй комиссиясе җитәкләгәч, Хубэй провинциясенең микробиология институты булып үзгәртелә. 1978 елның июнендә Кытай фәннәр академиясенә кире кайтарыла һәм Үһән вирусология институты дип үзгәртелә.
2015 елда Лионнан француз инженерлары белән берлектә институтта 300 млн юань (44 млн. АКШ доллары) торган Милли биоиминлек лабораториясе эшләнә һәм кыйтга Кытайда 4 биоиминлек дәрәҗәсендә (BSL-4) төзелгән беренче лаборатория була.
Коронавирусны тикшеренү 2005 елда Үһән вирусология институтыннан тикшеренүчеләрне үз эченә алган төркем SARS коронавирусының килеп чыгышы турында тикшеренү бастыра. Төркем Кытайдагы дагаборынлы ярканатларның SARS ка охшаган коронавирусларның табигый резервуар булуын ачыклаган. Институт тикшеренүчеләре Кытайның төрле урыннарында меңләгән дагаборынлы ярканатлардан пробалар алганнар, ул ярканатларның коронавирусының 300 дән артык эзлеклелеген аерып чыгарган. 2015 елда институт ярканатлар коронавирусы ярдәмендә HeLa ны йоктырырга мөмкинме, дигән уңышлы тикшеренүне бастырып чыгара. Институт командасы типик булмаган пневмония вирусы белән ярканат коронавирусын үз эченә алган гибрид вирусын эшләгән. Гибрид вирус кеше күзәнәкләрен йоктыра алганMenachery, V., Yount, B., Debbink, K. et al. A SARS-like cluster of circulating bat coronaviruses shows potential for human emergence. Nat Med 21, 1508—1513 (2015). https://doi.org/10.1038/nm.3985.
COVID-19 пандемиясе 2018 елның гыйнварында Пекиндагы АКШ илчелеге үз хезмәткәрләрен, дипломатларын, Үһән вирусология институты экскурсиягә җибәргән. Экскурсия нәтиҗәләре буенча Вашингтонга институтта куркынычсызлык проблемалары турында ике дипломатик ашагыч хәбәр җибәреләДипломаты из США предупреждали о проблемах с безопасностью в лаборатории в Ухане 14 апреля 2020. Ашагыч хәбәрләрнең берсе «The Washington Post»ка эләккән. Шуның белән 2020 елның 16 апреленә кадәр Кытайның пандемияне таратуда гаеплелеге нигезләнә. Америка күзләве мәгълүматлары буенча, короновирус симптомнары белән институтның өч хезмәткәре Үһән хастаханәләренә 2019 елның ноябрендә эләккәнАмерика күзләве Үһән лабораториясеннән вируслар турында мәгълүмат ала алган, ягъни бу хәл Кытай Үһән халкы арасында пневмониянең яңа төрен таныганчы берничә атна элек булганCovid: Biden orders intelligence report on virus origin.
2019 елның декабрендә Үһән сәламәтлек саклау органнары билгесез коронавирус белән бәйле пневмония очраклары турында хәбәр итәләр. Институт үз коронавируслар коллекциясен тикшергән һәм яңа вирусның 96 процентка Кытайның көньяк-көнбатышында дагаборынлы ярканатларыннан алынган үрнәккә тәңгәл булуын ачыклаган.
2021 елның 26 маенда АКШ президенты Джо Байден махсус хезмәтләргә Үһәндагы институт лабораториясеннән COVID-19 вирусы таралуы турындагы юраманы тикшерергә күрсәтмә бирәВашингтон COVID-19ның килеп чыгышын тикшерергә чакыра.
Тикшеренү үзәкләре Институт составына түбәндәге тикшеренү үзәкләр керә:
Барлыкка килүче йогышлы авырулар үзәге; Кытай вирус ресурслары һәм биоинформатика үзәге; Гамәли һәм экологик микробиология үзәге; Аналитик биохимия һәм биотехнология бүлеге; Молекуляр вирусология бүлеге.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Кытай Төркем:Әлифба буенча фәнни институтлар