Григорий Яковлевич Перельман (1966 елның 13 июне, Ленинград, ССРБ) — Пуанкаре гипотезасын раслаган Россия математигыГипотеза Пуанкаре , Clay Mathematics InstituteНайти Перельмана // Gazeta.Ru, 17 августа 2006. 2007 елда Британиянең The Daily Telegraph газетасы «Йөз хәзер яшәүче даһиләр» исемлеген бастыра, анда Григорий Перельман 9 нчы урында урнаша.
Тормыш юлы Григорий Перельман 1966 елның 13 июнендә Ленинградта яһүд гаиләсендә туа. Әтисе Яков Наумович инженер-электрик була, 1993 елда Израильгә эмиграцияләнәПерельман, Григорий. Российский математик, доказавший гипотезу Пуанкаре, Lenta.ru, 07.09.2009.. Әнисе Любовь Лейбовна Штейнгольц Санкт-Петербургта кала, ПТУда математика укытучысы булып эшли. Апасы Елена, шулай ук математик, Санкт-Петербург университетын тәмамлаган (1998), 2003 елда Реховотта Вейцман институтында диссертация яклаган (PhD)Mathematics Genealogy Project: Elena Perelman: Тема диссертации — «Quantization of hypersurface orbital varieties in simple Lie algebras of classical types», 2007 елдан Стокгольмда программист булып эшлиDetecting differential expression in microarray data: comparison of optimal procedures.
Григорий беренче сыйныфка 6 яшендә бара һәм ул чакта ук математикага сәләтен күрсәтә. 8 сыйныфка кадәр Ленинград читендә урта мәктәптә укый. 8 сыйныфтан соң 239 нчы физика-математика мәктәбенә күченә. ГТО нормаларын тапшырмыйча, физкультура аркасында гына мәктәпне тәмамлаганда алтын медаль алмыйча кала.
5 сыйныфтан Перельман дәрестән тыш вакытта Сергей Рукшин җитәкчелегендәге Пионерлар сарае каршындагы математика үзәгендә шөгыльләнә. 1982 елда Совет укучылары командасы составында Будапештта узган Халыкара математика олимпиадасында мөмкин булган максималь балл җыеп, алтын медальгә лаек булаGrigorij Perelman на сайте IMO.
1982 елда Ленинград дәүләт университетының (ЛДУ) математика-механика факультетына кабул ителә. Маҗарстанда узган олимпиадада җиңүгә бәйле рәвештә, ул имтихансыз кабул ителә, бу аны ул вакытта милли билге буенча дискриминациядән саклап калган. Шул ук вакытта, 16 яшьтә университетка керү Григорийга 1980 нче еллар уртасы-ахырында студентларның армиягә чакырылышына эләкмәскә ярдәм итә. Университет елларында Перельман бары тик «бишле»гә генә укый, факультет, шәһәр һәм бөтенсоюз студентлар математика олимпиадаларында җиңү яулый. Уңышлары өчен югары Ленин стипендиясе ала.
1987 елда Ленинград дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлап, ССРБ Фәннәр академиясенең В. А. Стеклов исемендәге математика институтының Ленинград бүлеге (1992 елга кадәр — ЛОМИ, аннан — ПОМИ) каршындагы аспирантурага (фәнни җитәкчесе — А. Д. Александров) укырга керә. 1990 елда «Евклид киңлекләрендә ияр өслекләре» темасына кандидатлык диссертациясен яклаганнан соңПерельман Г. Я. Седловые поверхности в евклидовых пространствах. Автореферат диссертации на соискание ученой степени кандидата физико-математических наук: 01.01.04. ЛГУ. — Л., 1990. — 8 с., институтта өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.
1990 еллар башында АКШка килә, анда төрле университетларда фәнни хезмәткәр булып эшли. Григорий Перельман 1990 елларда Курант математика фәннәре институтында, Стоуни-Брукта Нью-Йорк штаты университетында һәм Берклида Калифорния университетында эшли. 1995-1996 елларда Санкт-Петербургка әйләнеп кайта, ПОМИда эшләвен дәвам итә, анда Пуанкаре гипотезасын дәлилләү өстендә ялгызы гына эшли.
2002—2003 елларда интернетта үзенең атаклы өч мәкаләсен бастырган, аларда кыскача гына Пуанкаре гипотезасын дәлилләүнең оригиналь алымын бәян иткән:
Риччи агымы өчен энтропия формуласы һәм аның геометрик кушымталары ()Perelman, Grisha (November 11, 2002), The entropy formula for the Ricci flow and its geometric applications Хирургия белән Риччи агымы өч үлчәүле күптөрлелетә ()Perelman, Grisha (March 10, 2003), Ricci flow with surgery on three-manifolds Риччи агымы өчен кайбер өч үлчәүле күптөрлелектә ахыргы сүнү вакыты ()Perelman, Grisha (July 17, 2003), Finite extinction time for the solutions to the Ricci flow on certain three-manifolds
Интернетта Ричи агымы өчен энтропия формуласы турында Перельманның беренче мәкаләсе пәйда булу фәнни даирәләрдә халыкара сенсация тудыраИнтервью математиков: Джона Моргана, Тянь Ган, Брюса Кляйнера и других в фильме «Иноходец. Урок Перельмана».. 2003 елда Григорий Перельман Американың кайбер университетларына чакыру кабул итә, анда ул Пуанкаре гипотезасын раслау буенча үз эше турында докладлар сериясе ясый.
2004—2006 елларда Перельман нәтиҗәләрен тикшерү белән математикларның бәйсез өч төркем шөгыльләнә:
Брюс Кляйнер, Джон Лотт, Мичиган университеты;
Чжу Сипин, Сунь Ятсен университеты, Цао Хуайдун, Лихай университеты; Джон Морган, Колумбия университеты, Тянь Ган, Массачусетс технологик институты.
Өч төркем дә Пуанкаре гипотезасы тулысынча расланган дигән нәтиҗәгә киләләр, әмма Кытай математиклары, Чжу Сипин һәм Цао Хуайдун үз укытучылары Яу Шинтун белән бергә, «тулы дәлил» тапканнарын белдереп, плагиат ясап карыйларHUAI-DONG CAO AND XI-PING ZHU. A COMPLETE PROOF OF THE POINCARE AND GEOMETRIZATION CONJECTURES — APPLICATION OF THE HAMILTON-PERELMAN THEORY OF THE RICCI FLOW .Topic: Fields awardee Shing-Tung Yau lied in Chinese media about Poincare conjecture proof’s attribution. Алга таба бу гаризадан алар баш тартканнарHuai-Dong Cao, Xi-Ping Zhu. Hamilton-Perelman’s Proof of the Poincaré Conjecture and the Geometrization Conjecture..
2005 елның декабрендә Перельман математик физика лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре вазыйфасыннан китә, ПОМИдан эштән китәО причинах ухода Г. Перельмана из ПОМИ. Интервью с директором ПОМИ С. В. Кисляковым. һәм хезмәттәшләре белән элемтәләрне тулысынча өзә. Үз позициясен ул оешкан математик берләшмә белән килешмәү һәм алар кабул иткән карарларның гаделсезлеге белән аңлата.
2011 елның сентябрендә математикның Россия фәннәр академиясе әгъзасы булу тәкъдимен кабул итүдән баш тартуы билгеле булаСМИ: Знаменитый математик Г. Перельман уезжает из России // РБК.
Әнисе белән бергә Санкт-Петербургның Купчино районында яшиПерельман: Насчет $ 1 млн я ещё не решил!. LifeNews.Ru. Матбугатта 2014 елдан Григорийның Швециядә яшәвен хәбәр итәләрСМИ: Знаменитый математик Г. Перельман уезжает из России // РБК«Комсомолка» узнала, куда исчезает ПерельманПочему Григорий Перельман уехал из России?.
Фәнни эшчәнлек
Юрий Дмитриевич Бураго һәм Михаил Леонидович Громов белән А. Д. Александровның аскы яктан чикләнгән кәкрелекләр белән киңлекләр буенча эшләр автордашы. 1994 елда дифференциаль геометриядә җан турында гипотезаны исбатлый. 2002—2003 елларда Пуанкаре гипотезасын һәм геометризация гипотезасын исбатлый.
Бүләкләр
1991 елда Санкт-Петербург математик җәмгыятенең «Яшь математика» премиясе бирелә; 1996 елда яшь математиклар өчен Аурупа математика җәмгыяте премиясе бирелә, әмма ул аны алудан баш тарта; 2006 елда Григорий Перельманга Пуанкаре гипотезасын чишү өчен «Филдс медале» халыкара премиясе бирелә, аны алудан баш тартаГригорий Перельман отказался принять Медаль Филдса, церемония награждения (видео); 2010 елның мартында Клэйның математика институты Григорий Перельманга Пуанкаре гипотезасын раслаган өчен бер миллион АКШ доллары күләмендә премия бирә. 2010 елның 1 июлендә премиядән баш тарту турында халык алдында белдерә.
2011 елның сентябрендә Клэй институты Анри Пуанкаре институты (Париж) белән берлектә яшь математиклар өчен вазыйфаны гамәлгә куйган, аның өчен акча Григорий Перельманга бирелгән, әмма аның тарафыннан кабул ителмәгән «Меңьеллык премияләре»ннән түләнәчәк.
Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм мәдәнияттә 2006 елда Science журналы Пуанкаре теориясен раслауны елның фәнни ачышы дип атый. Бу — математикада мондый исемгә лаек булган беренче эш.
2007 елда Британиянең The Daily Telegraph газетасы «Йөз хәзер яшәүче даһиләр» исемлеген бастыра, Григорий Перельман анда 9 нчы урында урнашкан. Перельманнан тыш, бу исемлеккә нибары 2 россияле — Гарри Каспаров (25 нче урын) һәм Михаил Калашников (83 нче урын) гына кергән.
2011 елда Маша Гессенның Перельман язмышы турында «Совершенная строгость. Григорий Перельман: гений и задача тысячелетия» китабы чыга.
2015 елда Константин Кузнецовның Григорий Перельман тарихы мотивлары буенча язылган «Сингулярность от Артемия» пьесасы «Действующие лица 2015» рус телле драматургия халыкара конкурсының лонг-битенә керә.
Искәрмәләр
Әдәбият
Гессен М. Совершенная строгость. Григорий Перельман. Гений и задача тысячелетия = A Genius and The Mathematical Breakthrough of the Century. / Пер. И. Кригер. — М.: Corpus, Астрель, 2011. — 272 с. — 4000 экз. — ISBN 978-5-271-33232-6. Арсенов О. Григорий Перельман и гипотеза Пуанкаре. — М.: Эксмо, 2010. — (Люди науки). — 256 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-699-44145-7. George G. Szpiro, Poincare’s Prize: The Hundred-Year Quest to Solve One of Math’s Greatest Puzzles. Dutton Adult; 1st edition (June 21, 2007)
Сылтамалар
С. Кутателадзе. Справка о публикациях Гриши Перельмана
Төркем:Русия математиклары Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:Физика-математика фәннәре кандидатлары Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1966 елда туганнар Төркем:13 июнь көнне туганнар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург Дәүләт Университеты укучылары Төркем:Математиклар Төркем:Программистлар