Санкт-Петербург татар медиафорумы (PTMF медиафорумы) — Питер.Татар порталы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллегенең көз көнендә уздыра торган медиафорумы, 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә.III САНКТ-ПЕТЕРБРГСКИЙ ТАТАРСКИЙ МЕДИАФОРУМ 2021: ТАТАРСКИЕ ПЛАТФОРМЫ КОММУНИКАЦИЙ «ЛИЦОМ К ЛИЦУ».

Медиафорум татарча медиабазарның алга таба да нәтиҗәле үсешенә һәм татар журналистларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.Татарский медиафорум прошел в Санкт-Петербурге.

Партнёрлары арасында — Бөтендөнья татар конгрессы, Tatar-inform.tatar һәм Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы булып тора.

Тарихы Барлыкка килүе Форумны оештыручы булып шәһәрнең татар яшьләре хәрәкәте активисты, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының татар порталына нигез салучы булган Равил Закиров тора.

2019 Форум беренче тапкыр 2019 елның 31 октябрендә Санкт-Петербург Милләтләр йортында журналистлар, блогерлар һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашында уза. Беренче форумда Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, мәгълүмат хезмәте идарәсе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча урынбасары Гөлназ Шәйхиева, Санкт-Петербург милләтләр йорты директоры урынбасары Дмитрий Федотов, татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев һәм башкалар катнаша. Анда ретроспективалар контекстында «НУР-СВЕТ» газетасын чыгаруны яңарту, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталларын тәкъдим итү, массакүләм мәгълүмат чараларын берләштерү (мәгълүматларны бердәм базага җыю), 2020 елда Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган мәдәни һәм социаль инициативаларны билгеләү мәсьәләләре һәм башкалар карала.

2020 2020 елның 31 октябрендә онлайн-форматта Икенче Петербург татар медиафорумы уза. Оештыручы булып Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербургның татар журналистлары клубы ярдәмендә Piter.tatar мәгълүмат порталы торган. 2019 елдагы кебек үк, медиафорумның төп бурычларыннан берсе булып "Нур" татар газетасын хәзерге шартларда чыгару турында фикер алышу була."Некачественные" блоги и их важная роль для татар.В Петербурге пройдет второй татарский медиафорум.

2021 Өченче тапкыр татар медиафорумы 2021 елның 21 ноябрь көнне «Медиатрендлар һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары» дип аталып уза.Иртәгә петербурглылар өченче тапкыр татар медиафорумы оештыра. Бу юлы татар медиа җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерү максаты белән уздырылучы әлеге чара, хосусый массакүләм мәгълүмат чараларының тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган.Санкт-Петербургтан татар журналисты: Татарстаннан гына ярдәм көтеп утыру дөрес түгел. PTMF медиафорумы Татарстан Республикасы матбугать һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә ZOOM платформасында узган.

Шулай ук карагыз Татарча эшләүче порталлар (төркемләү категориясе) Татарча эшләүче радиолар (төркемләү категориясе) Татарча эшләүче телеканаллар (төркемләү категориясе) Татарча чыгучы басма матбугат исемлеге (гәҗитләр төркеме журналлар төркеме)

Искәрмәләр

Чыганаклар Өстәмә чыганаклар һәм тема буенча аерым чыккан материаллар исемлеге

Төркем:Санкт-Петербург татарлары Төркем:Татар мәгълүмат чаралары Төркем:Санкт-Петербург татар медиафорумы