Лесотода ислам, Лесото корольлегендә ислам (, ) ― азчылык дине. Ил халкының (2, 1 млн кеше, 2018 елга бәяләү) ~0,2 % ы ― мөселманнар. 2000 елда Лесотоның мөселман халкы бөтен ил буенча 1 мең кеше, 2013 елда 3000 нән артык кеше тәшкил иткән.

Тарих Лесото Конституциясе дин тоту иреген яклый, хөкүмәт тарафыннан әлеге хокук киң һәм тулаем сакланаInternational Religious Freedom Report 2007: Lesotho. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (September 14, 2007).

Бәяләүләр буенча, Лесото халкының 95 % ы ― христианнар (католиклар ― 49,1 %, протестантлар ― 18,2 %, ― 15,4 %, англикан чиркәве тарафдарлары ― 5,3 %, башка христианнар ― 1,8 %). Христиан булмаган (Ислам, җирле традицион, яһүд, Һинд һ. б.) диннәр тарафдарлары ил халкының 1,5 % ын, бернинди дин тотмаучылар 3,5 % ын тәшкил итә Lesotho , CIA Factbook.

Мөселманнар Лесото мөселманнарының зур күпчелеге ― сөнниләр. Шигыйлар 1000, Әхмәдиячеләр 350 кеше исәпләнә Ahmadiyya Muslim Mosques Around the World. The Ahmadiyya Muslim Community. 2008. pg. 107. .

Мөселманнар арасында Көньяк Азиядән (Һиндстан, Пакистан, Бангладеш һәм Шри-Ланка) чыгучылар күп. Көньяк Азия мөселманнары Лесотода бизнес һәм сәүдә белән шөгыльләнү максатында урнашып калган . 1900-елларда берничә гаилә шәһәреннән (Көньяк Африка Республикасының провинциясе) бирегә күчеп килгән.

1966 елда ил Бөекбританиядән бәйсезлек алган.

Мәчетләр Лесотода мәчетләр һәм гыйбадәт заллары (Jamaat Khana) ил башкаласы шәһәрендә, Бутха-Бутхе провинциясендә һәм башка урыннарда (Jamaat Khana at Jackpot Market, Bus Stop Jamaat Khana, Pioneer Mall Jamaat Khana, Sekamaneng Islamic Centre Jamaat Khana, Osaman Masjid, Ha-Hoohlo Jamaat Khana) урнашкан.

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Африкада ислам Төркем:Лесотода ислам