Илья Векуа (; 6 май 1907 ел — 2 декабрь 1977 ел) — совет галиме, математик һәм механик.
Биографиясе Илья Несторович Векуа 1907 елның 6 маенда Шешелета дигән абхаз авылында (авыл әлеге вакытта өлешчә танылган Абхаз Республикасына керә) крестьян гаиләсендә туа.
Тбилиси дәүләт университетын тәмамлый (1930). 1930-1933 елларда — Ленинград дәүләт университеты докторантурасында. Физика-математика фәннәре кандидаты (1937).
1940 елда физика-математика фәннәре докторы һәм профессор була.
1944 елда — Грузин ССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, 1946 елда гамәли әгъзасы итеп сайлана. Шул ук 1946 елда СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, 1958 елда гамәли әгъзасы итеп сайлана.
1951—1957 елларда Мәскәү физика-техника институтының теоретик механика кафедрасы мөдире булып эшли. 1954—1959 елларда — В. А. Стеклов исемендәге Мәскәү математика институтының директор урынбасары.
1955 елда "Өч йөзнең хаты"на култамгасын куя.
ССРБ Теоретик һәм кулланма механика буенча милли комитетының беренче составына керә (1956).
Новосибирск дәүләт университетының беренче ректоры (1959-1965)Атмосфера: 9 апреля 1959 года первым ректором НГУ назначен академик Илья Нестерович Векуа .
Грузин ССР Фәннәр академиясенең вице-президенты (1964-1965).
1965-1972 елларда — Тбилиси дәүләт университеты ректоры.
1972 елның 3 маеннан 1977 елның 2 декабренә кадәр — Грузин ССРы Фәннәр академиясе президенты.
1943 елдан ВКП(б) әгъзасы. Грузия Коммунистлар фиркасе Үзәк комитеты әгъзасы (1966-1977). 7-9 чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты (1966-1977).
1977 елның 2 декабрендә вафат була.Тбилисидә Мтацминда тавында җирләнә.
Гыйльми кызыксынулары Төп хезмәтләре математик физиканың төрле фәнни юнәлешләренә карый. Аерым чыгарылмалар белән дифференциаль тигезләмәләр өлкәсендәге эшләре башлыча эллиптик типтагы тигезләмәләрнең киң классының аналитик теориясен эшләүгә нигезләнгән. Векуа бер үлчәмле сингуляр интеграль тигезләмәләр теориясенә зур шактый зур өлеш кертә. Механикада Векуа сыгылмалы тышлыклар математик теориясенең яңа вариантын тәкъдим итә.
Хәтер
Тбилиси университетының Кулланма математика институтында, шулай ук Тбилисидәге 42-нче физика-математика мәктәбенә һәм Сухуми физика һәм технология институтына И. Н. Векуа исеме бирелгән (домашняя страница (инг.)) Новосибирск дәүләт университеты бинасында Векуа истәлегенә мемориаль тактаташ куелаПамяти академика И. Н. Векуа И. Н. Верканың тууына 100 ел тулуга багышлап Новосибирск дәүләт университетында «Дифференциальные уравнения, теория функций и приложения» халыкара конференциясе үткәрелгән. 2007 елдан ел саен Грузиядә һәм Русиядә бер үк вакытта Векуа кубогына Программалау буенча халыкара олимпиада үткәрәрелә Абхазиянең Гал шәһәрендә хакимият йорты янында И. Н. Векуага һәйкәл куела.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1950) («Новые решения эллиптических уравнений» 1948) монографиясе өчен) ССРБ Дәүләт премиясе (1984 — вафатыннан соң) («Некоторые общие методы построения различных вариантов теории оболочек» (1982) монографиясе өчен) Социалистик Хезмәт Герое (1969)Указ Президиума Верховного Совета СССР от 13 марта 1969 г. в Высокая оценка достижений советской науки // Вестник АН СССР, 1969, № 4 Ленин премиясе (1963) («Обобщенные аналитические функции» (1959) эшчәнлеге өчен) алты Ленин ордены (1959, 1961, 1966, 1969, 1975, 1977)Институт гидродинамики им. М. А. Лаврентьева СО РАН «Хөрмәт Билгесе» ордены (1946)Илья Векуа (1907—1977). Биобиблиография, Тбилиси, 1987 на сайте Национальной академии наук Грузии «Кавказны обороналаган өчен» медале (1946) «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен» (1946) Грузин ССР-ның атказанган фән эшлеклесе (1950).
Искәрмәләр
Сылтамалар Векуа Илья Несторович. «Герои страны» сайты.
Илья Несторович Векуа (к 70-летию со дня рождения) Новосибирская Книга Памяти | ВЕКУА ИЛЬЯ НЕСТОРОВИЧ Персональная страница на сайте Фотоархив СО РАН Международная конференция «Дифференциальные уравнения, теория функций и приложения», посвященная 100-летию со дня рождения академика И. Н. Векуа Новосибирск, 28 мая — 2 июня 2007 г. Илья Векуа (1907-1977). Биобиблиография, Тбилиси, 1987 на сайте Национальной академии наук Грузии
Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:1977 елда вафатлар Төркем:2 декабрь көнне вафатлар Төркем:1907 елда туганнар Төркем:6 май көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:Ленин премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:Русия империясендә туганнар Төркем:Математиклар