Владимир Анисимович Захаров (1931 елның 23 сентябре, Хабаровск — 2016 елның 10 июле, Мәскәү) — совет дәүләт һәм партия эшлеклесе, Сахалин өлкә башкарма комитеты рәисе (1979—1985).

Тормыш юлы Владимир Захаров 1931 елның 23 сентябрендә Хабаровскта эшче гаиләсендә туган. 1946 елда әти-әнисе белән бергә Сахалинга Сокол бистәсенә күчеп килә, 1947 елдан Южно-Сахалинскта яши.

1954 елда Хабаровск тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлый һәм Южно-Сахалинск тимер юлына җибәрелә. Анда «30 нчы номерлы күпер төзү поезды»ның күпер остасыннан тоннель участогы начальнигына кадәр юл уза. Сусуя елгасы аша (Холм юлының 2 нче чакрымында) тимер юл күперен проектлаган.

1963 елның ноябреннән — КПССның Южно-Сахалинск шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире.

1965 елның мартыннан 1969 елның декабренә кадәр — хезмәт ияләре депутатларының Южно-Сахалинск шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе.

1968 елның августында Япониягә килгән Южно-Сахалинск шәһәр башкарма комитеты вәкилләре делегациясен җитәкли. Южно-Сахалинск һәм Асахикава шәһәрләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында уртак гариза имзалаган.

1979 елның декабреннән 1985 елның гыйнварына кадәр — халык депутатларының Сахалин өлкә советы башкарма комитеты рәисе.

КПССның XXVI съезды делегаты (1981).

1985 елда Мәскәүгә күчерелә.

1996—1999 елларда — Мәскәүдә яшәүче утрау халкын берләштерүче «Сахалинец» иҗтимагый оешмасы президенты.

Бүләкләр

Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1976); Халыклар Дуслыгы ордены (1981); Хөрмәт Билгесе ордены (1971); «Халыкара дуслык буенча Асахикава шәһәренең мактаулы гражданины» исеме (1968)

Сылтамалар

Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2016 елда вафатлар Төркем:10 июль көнне вафатлар Төркем:Хабаровскида туганнар Төркем:1931 елда туганнар Төркем:23 сентябрь көнне туганнар Төркем:Ерак Көнчыгыш дәүләт аралашу юллары университетын тәмамлаучылар