Алпавыт А. Е. Лебедев йорты () — Татарстанның Кайбыч районы Турминский авылында урнашкан алпавыт йорты, тарихи-мәдәни мирас истәлеге.Онлайн - энциклопедия Tatarica.

Тарихы XIX гасырның беренче яртысында классицистик стильдә төзелгән бина бүгенге көндә торак архитектурасы истәлеге булып санала. Әмма йорт XVIII гасыр ахырында, 1805 елда Турминское авылында чиркәү салдырган алпавыт Л. П. Есипов тарафыннан төзелергә дә мөмкин.Сохраняя наследие...: справочник / Б. Г. Кадыров ; под ред. А. В. Тимирясовой ; Институт экономики, управления и права (г. Казань). – Казань : Изд-во «Познание» Института экономики, управления и права, 2015. – 134 с. С. 65. ISBN 978-5-8399-0524-5 Революциядән соң алпавыт үлә, утары аның кызлары кулына күчә. Революциядщн соң йорт тартып алына, бина большевиклар кул астында булган чорда талана. 1920 елдан алып, ягъни Совет хакимияте чорында бинада участок хастаханәсе, ике дистә урынга исәпләнгән стационар, операция бүлмәсе һәм бала тудыру йорты урнашкан була, 1999 елда хастахнә ябыла.

Бина хәзер тузган хәлдә, буш тора.

Урнашкан урыны

Алпавыт йорты хәзерге Татарстанның Кайбыч районы Турминский авылы, Үзәк урам, 11 йорт адресы буенча урнашкан.Об установлении границ территорий объектов культурного наследия регионального (республиканского) значения, расположенных в Кайбицком муниципальном районе Республики Татарстан, и режима их использования.

Искәрмәләр

Төркем:Кайбыч районы истәлекле урыннары Төркем:Татарстанда Россиянең мәдәни мирас объектлары