Леонид Александрович Аксентьев (1932 елның 1 марты, Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ — 2020 елның 21 октябре, Казан, Россия) — математик, физика-математика фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры.

Тормыш юлы Леонид Аксентьев 1932 елның 1 мартында Бакыда туган.

1949 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә һәм 1954 елда аны «Математика» белгечлеге буенча тәмамлый.

Диплом алганнан соң, КДУның дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә һәм 1958 елда кандидатлык диссертациясен яклый.

1953 елдан башлап Казан дәүләт университетында дифференциаль тигезләмәләр кафедрасында эшли: лаборант, 1954 елдан — ассистент, 1960 елдан — доцент, 1972 елдан 1978 елга кадәр — профессор.

1978 елдан 2019 елга кадәр КДУның математик анализ кафедрасы профессоры булып эшли.

«Известия вузов. Математика» журналының редколлегия әгъзасы (1966—1970) һәм баш мөхәррир урынбасары (1980—2019).

2020 елның 21 октябрендә Казанда вафат була. Арча зиратында җирләнгән.

Фәнни эшчәнлек 1958 елдан физика-математика фәннәре кандидаты. Кандидатлык диссертациясенең темасы — «Бербитлелекнең җитәрлек билгеләре һәм аларны аналитик функцияләр теориясенең кире төбәк бурычларына карата куллану», фәнни җитәкче — доцент Сергей Николаевич Андрианов.

1971 елдан физика-математика фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы — «Аналитик функцияләрнең төбәк бурычларын хәл итүнең геометрик үзлекләре».

Фәнни мәнфәгатьләре комплекслы үзгәрүче һәм аның кушымталарының геометрик функцияләре теориясе, кире төбәк бурычларына карыйПамяти Аксентьева Леонида Александровича Казан федераль университеты.

Функцияләрнең геометрик теориясендә бербитлелекнең нәтиҗәле билгеләрен нигезли. Риман өслекләрдә кире төбәк бурычларын хәл итү схемасын бирә.

Бүләкләр

Хезмәт ветераны медале (1983). Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе (1991). «Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе (1998). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2004). «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005). Казан университетының атказанган профессоры (2007).

Басмалар

Связь внешней обратной краевой задачи с внутренним радиусом области. Изв. вузов. Математика, 1984, № 2, с. 3-11. Достаточные условия конечности аналитических функций и их приложения. Итоги науки и техники, ВИНИТИ, Математический анализ, 1987, т. 25, с. 3-121 (совместно с Ф. Г. Авхадиевым и А. М. Елизаровым). Многолистные функции из расширенных классов Беккера и Нехари и их гидромеханическое истолкование // Известия вузов. Математика, 1999, № 6. Об отображениях, связанных с градиентом конформного радиуса // Известия вузов. Математика, 2009, № 6.

Искәрмәләр

Әдәбият

Леонид Александрович Аксентьев // Ильинский Н. Б., Салимов Р. Б., Шерстнёв А. Н. — Известия вузов. Математика. 1982. № 4. А. М. Елизаров, Ю. Е. Хохлов. Памяти учителя. Учен. зап. Казан. ун-та. Сер. Физ.-матем. науки, 2021, том 163, книга 1, 95-112.

Сылтамалар

Леонид Аксентьев tatarica.org сайтында Леонид Аксентьев Казан федераль университеты сайтында Леонид Аксентьев mathnet.ru сайтында Леонид Аксентьев studylib.ru сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:ТАССР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Русиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Казанда вафатлар Төркем:2020 елда вафатлар Төркем:21 октябрь көнне вафатлар Төркем:Бакыда туганнар Төркем:1932 елда туганнар Төркем:1 март көнне туганнар Төркем:Математиклар