Орбитаның аскы диварының аерым җәрәхәтле сынуы аның кырыен җәлеп итми, шул ук вакытта катнаш сынуына орбита кырые һәм яндаш бит сөякләре җәлеп ителә. Орбита төбенең җәрәхәтле сынуы гадәттә диаметры 5 см'дан арткан әйбер белән бәрелгәндә, мәсәлән йодрык яки теннис шары, кинәт орбита эчендәге басым артуы белән бәйле (рәс. 23.3). Орбитаның тышкы һәм өске диварлары мондый бәрүгә каршы тора алганлыктан, гадәттә орбита төбе һәм аскы орбиталь ярыкны ясаган нечкә сөякләр ватыла. Кайбер очракларда эчке дивар шулай ук сына ала. Клиник күренешләре җәрәхәт авырлыгы һәм җәрәхәттән соң үткән вакытка карап төрле була. Ачыклау 1. Периокуляр билгеләре. Төрле кан төшү (рәс. 23.4а) һәм кан саву, кайбер очракларда — тире асты эмфиземасы.

2. Инфраорбиталь нерв иннервациясе өлкәсенең анестезиясе (аскы кабак, яңак, борынның шул ягы, өске ирен, тешләр һәм урт) сынуга еш аскы күз ярыгы җәлеп ителү өчен була.

3. Диплопия түбәндәге сәбәпләр өчен була ала.

• Орбита эчендәге кан саву һәм шешү аскы туры һәм аскы кыек мускулны сөяк ярысы белән тоташтыручы тукымалар калынаюына китереп күз алмасы хәрәкәтен чикли. Кан саву һәм шешүне юк иткәндә күз алма хәрәкәте кире кайта.

• Аскы туры яки аскы кыек мускулның һәм шулай ук яндаш тоташтыргыч тукыма һәм май тукымасының сыну өлкәсендә механик кысылуы. Диплопия гадәттә өскә (рәс. 23.4б) һәм аска караганда барлыкка килә (икеләтә диплопия). Башлыча тоташтыргыч тукыма һәм клетчатка кысылуы булса диплопия үзеннән-үзе туктый ала; мускуллар җәлеп ителсә диплопия саклана.

• Экстраокуляр мускулларның туры җәрәхәте тискәре көчәйтелгән дукция сынавы белән бергә бара. Мускул җепселләре гадәттә савыга һәм якынча ике айдан соң гадәти эшли башлый.

4. Энофтальм (рәс. 23.4в) көчле җәрәхәтләр очрагында була ала. Ул шешү кимегәннән берничә көннән соң гадәттә билгеләнә. Хирургик дәвалаусыз энофтальм 6 ай дәвамында җәрәхәттән соң орбиталь дегенерация һәм фиброз үсеш буларак көчәя ала.

5. Күз җәрәхәте (мәсәлән, гифема, почмак рецессиясе, челтәркатлау кубарылуы) хас түгел, ләкин тикшерелергә тиеш.

6. Фронталь проекциядә КТ (рәс. 23.4г) сыну күләмен һәм аның булуын һәм өске казналык куышлыгының йомшак тукымалар тыгызлыгын бәяләү өчен үткәрәләр, алар төшеп кысылган параорбиталь клетчатка, экстраокуляр мускуллар, гематома һәм җәрәхәт белән бәйле булмаган өске казналык полиплары була ала.

7. Һесс сынавын (рәс. 23.5) диплопия көчәюен кулда тоту һәм бәяләү өчен кулланалар. Дәвалау 1. Башта кадимчә дәвалау үткәрәләр, сынуга өске казналык куышлыгы җәлеп ителгәндә антибактериаль терапия керә. Авыру борын аша суламаска тиеш.

2. Алга таба терапия соңлаган өзлегүләр үсешен булдырмауга юнәлгән — вертикаль диплопия һәм косметик яктан мөһим энофтальм. Алар үсешенең өч куркынычлык шарты бар: кисәкләр зурлыгы, орбита эче өске казналык куышлыгына коелу һәм мускуллар кысылу. Күпчелек сынулар, аларның күп төрлелегенә карамастан түбәндәге төрләргә бүленә.

• Бүсер булмаганда зур булмаган ярыклар, алар махсус дәвалау сорамый, чөнки өзлегүләр куркынычлыгы кечкенә.

• Орбита төбенең яртысыннан ким өлешен җәлеп иткән кечкенә бүсерләр яки аларсыз һәм кимүче диплопиядә сынуларга энофтальм күләме 2 мм артык булмаганда шулай ук дәвалау кирәкми.

• Орбитаның аскы диварының яртысыннан артыгын җәлеп иткән, орбита эче кысылуы һәм күзнең туры торышында даими диплопиядә сынуларны хирургик юл белән 2 атна дәвамында төзәтергә кирәк. Операцияне кичектергәндә икенчел фиброз үзгәрешләр өчен яхшы нәтиҗәләргә ирешү авыррак.

3. Хирургик катнашу техникасы (рәс. 23.6):

а) трансконъюнктиваль яки субцилиар кисем башкаралар (рәс. 23.6а);

б) орбита төбеннән сөяк өстен кисеп алалар һәм өске казналык куышлыгыннан орбита эчен чыгаралар (рәс. 23.6б);

в) аскы диварның кимчелеген ясалма материаллар шулардан супрамид, силикон яки тефлон кулланып юк итәләр (рәс. 23.6в);

г) сөяк өсте тулылыгын кайтаралар (рәс. 23.6г). Чыганаклар

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары