ФәһидәИлдус Илдарханов. Олимп тавына ничек менәргә. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1980. Фәйзрахман кызы Сәлимҗанова (1935 елның 1 феврале, Балтач районы, Татарстан АССР, ССРБ) — совет чаңгычысы. 1968 елгы кышкы Олимпия уеннарында катнашучы.
Тормыш юлы Фәһидә Сәлимҗанова 1935 елның 1 февралендә Татарстан АССРның Балтач районында туа.
Мәскәүнең «Буревестник» һәм «Спартак» командалары өчен чаңгы ярышлары буенча ярышларда чыгыш ясаган. Тугыз тапкыр ССРБ чемпионатлары медальләрен откан: аның исәбендә биш көмеш (1957, 1958, 1961 һәм 1967 елларда 4х5 км эстафетада, 1963 елда 10 км дистанциядә) һәм дүрт бакыр (1957 елда 10 км дистанциядә, 1968 елда 5 км дистанциядә, 1968—1969 елларда 4х5 км эстафетасында) медаль бар. Мәскәү җыелмасы өчен Радья Ерошина, Алевтина Колчина, Вера Ачкасова, Мария Гусакова, Галина Пилюшенко белән чыгыш ясаганЛыжные гонки: Справочник / Сост. Г. П. Марков. — М.: Физкультура и спорт, 1984..
Ике тапкыр кышкы Универсиадалар медальләрен яулаган. 1960 елда Шамонида узган Универсиадада 8 км дистанциядә җиңү яулый. 1962 елда Виллар-сюр-Олонда узган Универсиадада, кышкы Олимпия уеннарында чыгыш ясау тәҗрибәсе булган Польшадан Стефания Бегунга һәм Болгариядән Крастан Стоевага оттырып, өченче була.
1968 елда Гренобльдә узган кышкы Олимпия уеннарында ССРБ җыелма командасы составына керә. 10 км дистанциядә 39 минут 10,3 секунд нәтиҗә күрсәтеп һәм алтын медаль яулаган Швециядән Тойни Густафссоннан 2 минут 23,8 секундка артта калып, 13 нче урынны ала.
ССРБ халыкара класслы спорт мастеры.
Искәрмәләр
Төркем:Балтач районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1935 елда туганнар Төркем:1 февраль көнне туганнар Төркем:ССРБ халыкара класслы спорт осталары