Гватема́ла (исп. Guatemala), Гватема́ла Җөмһүрияте́ (исп. República de Guatemala [reˈpuβlika ðe ɣwateˈmala]) — Үзәк Америкада урнашкан дәүләт. Башка Үзәк Америка илләре белән чагыштырганда халык саны иң зур. Халык арасында күпчелекне метислар (58 %) һәм индейлар (40 %) тәшкил итә. Диннәр Гватемала Конституциясе дин тоту иреген билгели. Католик чиркәве дәүләт дине булмаса да, ул «аерым хокук субъекты» дип танылган, билгеле бер өстенлекләргә ия. Конституция нигезендә, дин әһелләренең бер генә вәкиле дә Президент, вице-президент, хөкүмәт министры яки судья вазифасын били алмый. Конституция төп төркемнәренең үз динен тоту хокукларын яклый.
Гватемалада 300 000 спиритизм тарафдары, 20 000 Бәһаи, 9000 ― 12000 буддист, 1200 – 2000 яһүд, 1200 мөселман исәпләнә. Гватемалада ислам
Гватемала милли гимны Гватемала милли гимнын (исп. Himno Nacional) үз текстының беренче юлындагы сүзләр буенча “Гватемала – бәхетле!” (исп. ¡Guatemala feliz!) дип тә атыйлар. Ләкин бу исем рәсми рәвештә теркәлмәгән. Гимнның башлангыч сүзләрен Хосе Хоакин Пальма (José Joaquín Palma) язган, ә көен Рафаэль Альварес Овалье (Rafael Álvarez Ovalle) иҗат иткән. Җыр 1896 елда рәсми рәвештә дәүләт гимны буларак расланган. 1934 Хосе Мария Бонилья (José María Bonilla) хакимият тәкъдиме белән гимн текстына үзгәрешләр керткән.
Сигезәр юллы куплетларның дүртесенә дә аерым һәм шул куплетлар эчтәлеген дәвам итүче кушымталар язылган. Гимнның беренче һәм икенче куплетлары бәйсезлеккә ирешергә омтылучы халыклар һәм алар яшәгән төбәкләр өчен бүген дә бик актуаль. Өченче һәм дүртенче куплетлары Гватемаланың эчке милли һәм дәүләти үзенчәлекләренә багышланган.
Беренче-икенче куплетларБеренче һәм икенче
куплетлар тәрҗемәсеӨченче-дүртенче куплетларI ¡Guatemala feliz...! que tus aras
no profane jamás el verdugo;
ni haya esclavos que laman el yugo
ni tiranos que escupan tu faz.
Si mañana tu suelo sagrado
lo amenaza invasión extranjera,
libre al viento tu hermosa bandera
a vencer o a morir llamará.
Coro I
Libre al viento tu hermosa bandera
a vencer o a morir llamará;
que tu pueblo con ánima fiera
antes muerto que esclavo será.
II De tus viejas y duras cadenas
tú forjaste con mano iracunda,
el arado que el suelo fecunda
y la espada que salva el honor.
Nuestros padres lucharon un día
encendidos en patrio ardimiento,
y lograron sin choque sangriento
colocarte en un trono de amor.
Coro II
Y lograron sin choque sangriento
colocarte en un trono de amor,
que de patria en enérgico acento
dieron vida al ideal redentor.I Гватемала – бәхетле!... Михрабың
Һичкайчан мәсхәрә ителмәс;
Юк коллар, ялаучы богавын,
Һәм залим йөзеңә төкермәс.
Һәм әгәр бу изге туфрагың
Нәҗесләп тапталса иртәгә,
Чакырыр азатлык байрагың
Җиңәргә йә шәһит китәргә.
Беренче кушымта:
Чакырыр азатлык байрагың
Җиңүгә йә шәһит китәргә.
Кол булмас һич горур улларың,
Ителсә дә дучар үләргә.
II Күптәнге һәм авыр богауны
Онытып, алырсың кулларга
Бәрәкәт бирүче суканы
Һәм кылыч – намусың сакларга.
Милли хис ялкынында янган
Бабалар тапкан үз бәхетен:
Кан коймый, азатлык яулаган
Һәм корган мәхәббәт тәхетен.
Икенче кушымта:
Кан коймый азатлык яулаган
Һәм корган мәхәббәт тәхетен,
Куәтле булсын дип Ил-Ватан,
Тергезгән идеал-өметен.III Es tu enseña pedazo de cielo
en que prende una nube su albura,
y ¡ay! de aquel que con ciega locura
sus colores pretenda manchar.
Pues tus hijos valientes y altivos,
que veneran la paz cual presea,
nunca esquivan la ruda pelea
si defienden su tierra y su hogar.
Coro III
Nunca esquivan la ruda pelea
si defienden su tierra y su hogar,
que es tan solo el honor su alma idea
y el altar de la patria su altar.
IV Recostada en el ande soberbio,
de dos mares al ruido sonoro,
bajo el ala de grana y de oro
te adormeces del bello Quetzal.
Ave indiana que vive en tu escudo,
paladión que protege tu suelo;
¡ojalá que remonte su vuelo,
más que el cóndor y el águila real!
Coro IV
¡Ojalá que remonte su vuelo,
más que el cóndor y el águila real!
y en sus alas levante hasta el cielo,
Guatemala, tu nombre inmortal.
Сылтамалар
Дәүләт институтлары Хөкүмәт Конституция Туризм министрлыгы
ММЧ "Prensa Libre" "Siglo Vientiuno" "El Periodico"
Башкасы Literatura Искәрмәләр
Төркем:Төньяк Америка дәүләтләре Төркем:Унитар дәүләтләр Төркем:Җөмһүриятләр Төркем:Гватемала