Татарстан суверенитеты, Татарстанның мөстәкыйльлеге — Татарстан суверен дәүләт булуы турында төшенчәсе.

Барлыкка килүе

Совет чоры Татарстанында республиканы автоном статусыннан союздаш республикасы статусына күтәрү өчен иҗтимагый хәрәкәт башлана. Әммә бу карашлар КПСС тарафыннан яклау тапмый.

XX гасырнын 80 нче еллар ахырында коммунистик режим череп таркалуга барганда Татарстанда шул карашларны үтәү өчен милли хәрәкәт оеша башлый. Татарстан парламентына беренче демократия нигезендә оештырылган альтернатив сайлаулар узып милли мәнфәгәтләрне якларлык кешеләр сайлана – Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллин һ.б.

Татарстан суверенитеты өчен керәшкән иҗтимагый оешмалар Бөтентатар иҗтимагый үзәге "Иттифак" милли бәйсезлек фиркәсе "Азатлык" татар яшьләре берлеге "Суверенитет" комитеты Милли Мәҗлес

Татарстан суверенитеты өчен хәрәкәт тарихы

1990 елның 30 августында Татарстан республикасы суверенитеты декларациясе кабул ителә. Республика исеме ТАССРдан Татар ССР — Татарстан Республикасы буларак үзгәртелә. 1991 елның 12 июнендә беренче Татарстан Президенты сайлаулары уздырыла. 1991 елның 29 ноябрь көнендә ТССР Югары Советы бүгенге Татарстан Республикасы байрагын кабул итә. 1991 елның 26 декабрь — ССРБ таркалуы нәтиҗәсендә, ТР Югары Шурасы Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә аны нигезләүчеләр арасында кергән әгъза ил буларак керү декларациясен кабул итә.Декларация о вхождении Республики Татарстан в Содружество Независимых Государств. 1992 елның 7 февраль — җөмһүрият исеме Татарстан Республикасы (Татарстан) буларак үзгәртеп корылган.. 1992 елның 21 мартында суверен статус турында референдум үтте. Халыкның 2/3 өлеше суверенитетны хуплады. 1992 елның 31 мартында Татарстан Чичәнстан белән берлектә Федератив килешүне имзаламады. 1992 елның 6 ноябрендә — суверен дәүләт дип белдергән Татарстан конституциясе кабул ителде. 1993 елның 12 декабрь — Бөтенроссия дәрәҗәсендә илнең яңа конституциясе проектын кабул итү буенча узган тавыш бирүгә кайбер Татарстан сәясәтчеләре бойкот игълан итә. Сайлауларда катнашканнар саны гадәттән тыш түбән булды (15 % тан кимПротокол окружной комиссии по Татарстанскому избирательному округу 16 «Результаты всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года в Республике Татарстан» / Белая книга Татарстана. Путь к суверенитету // Журнал «Панорама-Форум». — 1996. — № 8 (Специальный выпуск).Итоги Всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года // Официальный интернет-портал Центральной избирательной комиссии Российской Федерации.), аларның күпчелеге (74,84 %) Татарстанны РФ субъекты буларак билгеләүче конституцияне кабул итү яклы булуын белдерә.Протокол Окружной комиссии по Татарстанскому избирательному округу 16 «Результаты всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года в Республике Татарстан».Итоги всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года // Официальный сайт :ru:ЦИК России. Илкүләм тавыш бирү алдыннан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы вадандашлары Россия Федерациясе ватандашлыгына ия булуларын хәтерләтеп, республика халкының ирекле килеш үз ихтыярын белдерү өчен бар шартлар тудырылганын раслады. Шулай ук, яңа РФ Конституциясе Татарстан яки кайбер башка республикаларда хуплау тапмау ихтималына карамастан, республика хөкүмәте аны гомүмән илкүләм дәрәҗәсендә кабул ителгәне аркасында хөрмәт итәчәген ассызыклады.Анас Хасанов, Александр Гагуа. «Мы нанизаны на единую нить»: Президент Татарстана Минтимер Шаймиев предостерегает от простых решений // :ru:Независимая газета. — 1993. — 10 декабря. 1994 елның 15 февралендә “ дәүләт хәкимияте органнары белән дәүләт хәкимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында” шартнамәгә кул куела, нәтиҗәдә республика РФ хокуки кырына кайта.«Казанский Федералист»: Договор Российской Федерации и Республики Татарстан «О разграничении предметов ведения и взаимном делегировании полномочий между органами государственной власти Российской Федерации и органами государственной власти Республики Татарстан» 2002 елның мартында ТР Конституциясына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында ТР законы нигезендә ТР Конституциясының РФ Конституциясына тәңгәлләштерелгән яңа редакциясе раслана.

Вәкаләтләрнең кимүе 26.01.2023 тарихында кабул ителгән яңа төп кануннан «президентлык», «Татарстан Ватандашлыгы» кебек концептлар белән берлектә суверенитет та чыгарыла.http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/1600202301300001

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз Татарстан тарихы

Сылтамалар Декларация тексты Суверенитет 20 еллыгына багышланган фотогалерея Суверенитетка 20 ел: сукмаклар ничек аерылды

Төркем:Татарстан дәүләтчелеге Төркем:Мәдәният төшенчәләре