Коллар авыл җирлеге () — Татарстанның Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек.
Административ үзәге булып Коллар авылы тора.
Тарихы Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 19-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Верхнеуслонский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе»
Халык саны
Авыл җирлеге составы
Икътисады «Кураловский совхозы» 1918нче елда барлыкка килә. 1970нче елда ул ТАССР ның иң эре хуҗалыгы итеп санала башлый. Авыл хуҗалыгы мәйдваны - 1274 га, ашлык җирләре – 9721 га тәшкил итә. Үзенең җитештерүчәнлеге һәм экономик күрсәткечләре белән дан тоткан. Кураловода республикада беренчеләрдән булып фермалардагы хезмәтне механизациялиләр, хезмәтне оештыруның “щекинский” методын кертәләр. 1980 нче елларда бик күп социаль-мәдәни объектлар төзелә. Терлек, дуңгыз тоту алга китә. Икмәкнең уңышы – 15-20 ц га җитә. Сөт җитештерү 1 сыердан 3000 кг га якын була. 1997 нче елда кырлар мәйданы – 4649 га, икмәкне җитештерү – 26,7 ц була.
2003 нче елның апрелендә Куралово җирләренә инвесторлар – “Красный Восток” пиво җитештерү компаниясе килә һәм “Кураловский” совхозы аның бер өлеше генә булып кала.
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан авыл җирлекләре Төркем:Югары Ослан районы авыл җирлекләре