Гидроло́гия (, — су + — өйрәнү сүзләреннән) — табигать суларын, аларның атмосфера һәм литосфера белән тәэсирен һәм шулай ук алардагы процессларны (парга әйләнү, туңу һ.б.) өйрәнүче фән.
Бүлекләре Гидрохимия — табигать суларының химик үзлекләрен өйрәнә. Гидробиология — судагы тереклекне һәм биологик процессларны өйрәнә. Гидрогеология — җир асты суларының килеп чыгышын, төзелешен һәм хәрәкәт кануннарын өйрәнә. Гидрометеорология — су өслеге һәм атмосфераның ас катлары арасындагы алмашыну процессларын өйрәнә. Изотоп гидрологиясе — суның изотопик үзлекләрен өйрәнә. Океанология — океаннарның үзлекләрен өйрәнә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Гидрология