Акъяр яки Севастополь (, tat.lat. Aqyar, укр. һәм ) — Россиянең (элек Украинаның) Кырым ярымутравында урнашкан шәһәр. 2014 елның 18 мартыннан бирле Акъяр шәһәре Россия Федерациясенә аерым федерация субъекты — федерация әһәмиятендәге шәһәр буларак керә, хәзерге вакытта тулысынча Россия контроле астындагы торак пункт. Сәүдә, балык, диңгез туңмаган порты, сәнәгый, фәнни-техник, мәдәни-тарихи үзәк.
Акъяр шәһәрендә Россиянең Кара диңгез флотының баш хәрби-диңгез базасы урнашкан.
География Шәһәр Кырымның көньяк-көнбатыш өлешендә, Гераклея ярымутравында урншкан. Көньяк һәм көнбатыш ягыннан Кара диңгез сулары белән юыла, төньяк һәм көнчыгышта Кырым Җөмһүрияте берәмлекләре белән чикләнә (Бакчасарай районы, Ялта шәһәр округы).
Сәгать поясы
Тарих 4 гасырда б.э.к. греклар Херсонес кирмәненә нигез сала.
Алтын Урда чорында татарлар Акъяр шәһәренә нигез салалар.
1475—1781 елларда Акъяр каласында Госман империясенең тәэсире зур.
Акъяр янында башка татар кирмәннәре барлыкка килә: Иң Кирмән, Кача, хәзер алар Акъяр эченә кергән.
271x271px|мини|Севастополь рейдында торган рус эскадрасы, Иван Айвазовский, 1846 ел|left
1781 елда Кырым ханлыгы Россия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда Акъяр урынында Екатерина II әмере буенча Севастополь салына.
Төп мәкалә Кырым сугышы
1854—1856 елда Кырым сугышы чорында Акъяр (Севастополь) камалышы. 1854 елның 5 (17) октябрендә Севастополь камалышы башлана, шәһәр утка тотыла. Тарихта ул Севастополь камалышы дип танылган. 13 (25) октәберендә Балаклава янындагы бәрелештә Россия гаскәре (23 мең) Акъяр камалышын өзәргә тырыша, ләкин Коалиция гаскәре (20 мең) камалышны саклыйлар.
1856 елда Париж Солых килешүе буенча Россиягә Кара диңгездә яңа флот төзелеше тыела.
1917—1920 елда Акъярда кыен Ватандашлар сугышы бара.
1920 елның 15 ноябрендә Врангель гаскәрләре Акъяр каласыннан чигенгәннән соң Совет хакимияте урнаштырыла.
1941 елның 22 июненьдә фашист гаскәрләре Акъярны бомбага тота.
1941, 30 октябрь — 1942, 4 июль — 250 көн дәвамында булган Севастополь саклануы.
Акъярны саклану бөтен мөмкинлекләрен тотып бетерүгә күрә 1942 елның 9 июлендә совет гаскәре шәһәрдән чигенергә мәҗбүр булган.
Фашистлар шәһәрне Теодорихсвафен (Theoderichshafen) дип йөртәләр.
1944 елның 9 маенда Толбухин җитәкчелегендә Кырым операциясе кысаларында совет гаскәре Акъяр шәһәрен азат итә.
1948 елда Акъяр РСФСР эчендәге аерым идарә-хуҗалык субъектына әверелә.
1954 елда Хрущев Кырым өлкәсен Украин ССРга бүләк итә; Акъяр Кырым өлкәсе составына кермәвенә карамастан, фактик рәвештә ул да Украин ССР составына күчте. Шул казус 1978 елда гына чишелгән: 1978 елгы УССР Конституциясе Акъярны республика буйсынуындагы шәһәр дип игълан итә.УССР Конституциясе
1991 Совет Берлеге таркалганнан соң Украинада калды.
Шул чорда РФ һәм Украина арасындагы килешү буенча 2042 елга кадәр монда Россиянең Кара диңгез флоты торырга тиеш иде.
2014 елда булган Кырым кризисы һәм 2014 елның 16 мартында узган Кырым статусы турында референдум нигезендә 2014 елның 18 мартында Россия Федерациясе составына Кырым Җөмһүриятен һәм Акъяр шәһәре кабул итү турында килешү имзаланды. Акъяр шәһәре аерым федерация субъекты (федерация әһәмиятендәге шәһәр) буларак Россия эченә керә.
Климат
Халык
Милләтләр (2001, буйсынган торак пунктлары белән): руслар — 71,6 %, украиннар — 22,4 %, белоруслар — 1,5 %, татарлар — 0,7 %, кырымтатарлар — 0,5 %.http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/general/nationality/sevastopol/
Административ бүленеш 80px|уңда Гагарин районы Ленин районы Нахимов районы Балаклава районы Инкерман шәһәр шурасы
+center|216pxcenter|216px center|235pxКөньяк бухтаБалаклава бухтасыБалаклава биеклекләреннән Акъяр күренеше + Акъярда торган Кырым сугышына багышланган һәйкәлләрcenter|146pxcenter|146px center|146pxБатырган көймәләргә һәйкәлХерсонес хәрәбәләреКырым сугышы каһарманнарына һәйкәл
Кардәш шәһәрләр Санкт-Петербург, Россия Поти, Гөрҗистан Петропавловск-Камчатский, Россия Волгоград, Россия Белгород, Россия Мәскәү, Россия
Акъярда туганнар Наталья Фенкина — Россия театр һәм кино артисты. Шәфыйка Котдусова — җырчы, пианиночы, ТАССР атказанган артисты.
Искәрмәләр
Әдәбият Севастопольская городская администрация Сайт координационного совета по организации Севастопольского городского Управления по обеспечению жизнедеятельности города «Книга Памяти Севастополя 1941—1945» Национальный музей героической обороны и освобождения Севастополя Военно-морской музей «Михайловская батарея» Севастополь вчера, сегодня… Полнотекстовые документы В каком состоянии деревья на Приморском бульваре? Мнение дендролога Высказывания о Севастополе. Часть 1
* Төркем:Россия шәһәрләре Төркем:Кырым шәһәрләре Төркем:Россиянең федерация әһәмиятендәге шәһәрләре Төркем:Россия субъектлары башкалалары