Иксанова Нәфирә Нәҗметдин кызы (14 март 1951 ел) — педагог, хор дирижеры, режиссер. 1983-2006 елларда Уфа сәнгать училищесы, 2001 елдан хәзерге Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты укытучысы, бер үк вакытта 2001 елдан — Башкортстан Республикасының Дәүләт академия хор капелласының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, 2007 елдан — «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбленең җитәкчесе. Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2004) һәм атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).
Биографиясе Нәфирә Нәҗметдин кызы Иксанова (кыз фамилиясе БабичеваМеня преследует фраза «Если не ты, то кто?» - худрук Ансамбля «Мирас» Нафиря Иксанова. ИА «Башинформ», 14 марта 2021 года) 1951 елның 14 мартында Башкорт АССР-ының Мишкә районы Кыйгазытамак авылында туган. Нәҗметдинның 8 баласы да җырларга, төрле уен коралларында уйнарга ярата. Әмма кызларның барысы да медицина юлын сайлый. Апаларына ияреп Нәфирә дә медицина училищесына укырга керә. Укуын тәмамлап, дәваханәдә эшли. Тик сәнгатькә булган сөю өстенлек ала.
1978 елда Уфа сәнгать училищесын (З. Х. Гобәйдуллина классы), 1983 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (Э. Х. Гайфуллина классы; 1999, А. И. Корякин курсы) тәмамлаган. 1983-2006 елларда — Уфа сәнгать училищесында, 2001 елдан алып Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта, бер вакытта Хор капелласының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, 2007 елдан бирле «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе. 2002 елда Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университетында (Химки шәһәре; җитәкчесе — ССРБ‑ның халык артисты В. Н. Минин) стажировка үтә. «Милый мой хоровод» рус җыр ансамбленең һәм С. К. Аксаков исемендәге бакчасының «Чылтыр чишмә», Уфа кала мәдәният сараеның «Уфа хатирәләре» (икесе дә — 2010) башкорт җыры ансамбльләренең (бөтенесе дә — Уфа) оештыручысы һәм сәнгать җитәкчесе. Башкорт дәүләт филармониясендә үтә торган театрлаштырылган тамашалар, юмор һәм сатира кичәләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең юбилей кичәләре сценарийлары авторы һәм режиссеры.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2004]) Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1992) Мишкә районының Мактаулы гражданины (2020)
Өстәмә мәгълүмат
Ире — Иксанов Фатыйх Хәйрулла улы (1.09.1935—19.10.1992), режиссер. БАССР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986)Башҡорт энциклипедияһы — Иҡсанов Фәтих Хәйрулла улы.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Иҡсанова Нәфирә Нәжметдин ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Меня преследует фраза «Если не ты, то кто?» - худрук Ансамбля «Мирас» Нафиря Иксанова. ИА «Башинформ», 14 марта 2021 года
Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Мишкә районында туганнар Төркем:14 март көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1951 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе