WikiLeaks () — халыкара социаль интернет-проект. Проектның максаты булып "саркып югалу нәтиҗәсендә киң җәмәгатьчелеккә ачылган документларны нәшер итү һәм тарату" санала.
Нәшер ителгәннәре Vault7 2017 елның 7 март көнендә Үзәк күзләү идарәсенең барлыктагы төрле операцион системалар нигезендә (мәс. Microsoft'ның төрле буын Windows, Apple Inc.'ның Mac OS X һәм IOS, Google'ның Android, Linux һ.б.) эшләүче бар смартфон, планшет (мәс. iPad) һәм гади санаклар, акыллы телевизорларны ерактан үзенә буйсындыра алуы мөмкинлеген тасвирлаучы мәгълүмат тупланмасының беренче 8761 документны бастыра.The New York Times: WikiLeaks Releases Trove of Alleged C.I.A. Hacking Documentssovereignman.com: The Most Shocking Revelation From The CIA-Spying ScandalWikileaks Press Release АКШның күзләү оешмаларның UMBRAGE исемле программасы чикләрендә башка көчләрнең АКШ оешмалары эшләренә тыкшынуын дәлилләүче дип саналган электроник эзләрне оештыра алганнары, автомобилләрдәге навигацион һәм йөртүдә ярдәм итүче системаларын контроль астына алу тырышлыклары күрсәтелде.CANADA FREE PRESS CIA DIRTY CYBER TRICKS? Бу АКШ дәүләт сөрен дөнья җәмәгәтчелегенә ачучыларны табу һәм җәзалау буенча тикшеренү башлатылган.CNN: Federal criminal probe being opened into WikiLeaks' publication of CIA documents Тышкы чыганаклар бу скандал аркасында SAMSUNG SmartTV кулланучылар документациясендәге текстында Джордж Оруэлл'ның мәшһүр «1984» романындагы Фикерләр полициясе турындагы юллары арасында якын охшашлык таба.zerohedge.com: "The American Public Should Be Deeply Troubled" — CIA Issues Statement On Wikileaks Hack
Карашлар Җәмәгатьчелек арасында проектка бердәм караш юк, аны АКШ хөкүмәтенең мәгълүмат сугышындагы яңа бер адымы дип санаучылар да бар.http://community.livejournal.com/project_ru/33370.html Шул ук арада, АКШның эчке сәяси көрәшендә катнашучы тарафлары да WikiLeaks һәм аның белдергәннәр мәгълүматларын көндәшләренең ялгышлыгын белдерү өчен кулланыла, үз карашларына туры килмәгәндә «ялган» дип белдерелә.http://disobedientmedia.com/cia-director-smears-wikileaks-after-tweeting-them-during-2016-election/http://www.zerohedge.com/news/2017-04-14/assange-responds-cia-director-produced-al-qaeda-isis-iraq-iran-pinochet
Искәрмәләр
Сылтамалар Wikileaks әфган сугышы турында яшерен документлар чыгарды Wikileaks мәгълүматның йогынтысы кемгә булыр? WikiLeaks мәгълүматының дипломатиягә йогынтысы WikiLeaks: "Россия көрдләргә корал сатты" WikiLeaks хуҗасы Ассандж кулга алынды
Төркем:Интернет-цензура Төркем:Халыкара оешмалар Төркем:Онлайн энциклопедияләр Төркем:Сүз иреге