Джейн Эллен Харрисон (; 1850 елның 9 сентябре — 1928 елның 15 апреле) — Британия Антиклык белгече, лингвист, феминистка. Харрисон, Карл Кереньи һәм Вальтер Буркерт белән беррәттән, грек мифологиясе өлкәсендә заманча тикшеренүләргә баш куючы галимнәрнең берсе.
Тормыш юлы Джейн Харрисон Коттингхемда, Йоркширда туа һәм гувернантка тәрбиясе астында башлангыч белем ала. Ул алман, латын, грек, яһүд телләрен өйрәнгән. Профессиональ тормышының зур өлешен Харрисон Ньюнхемда, Кембриджда күптән түгел хатын-кызлар өчен нигезләнгән прогрессив көллияттә үткәрәDouglas A. Anderson. Introduction. Lud-in-the-Mist. By Hope Mirrlees. Cold Spring Harbor, New York: Cold Spring Press (ISBN 978-1-59360-041-9), 2005. 9..
Гилберт Марри, Фрэнсис Корнфорд һәм Артур Кук белән бергә ул Кембридж ритуалистлары буларак танылган төркемгә керә; әлеге төркем әгъзалары антик сәнгать һәм ритуалларны өйрәнүдә антропология һәм этнографияне кушу белән кызыксыналар.
Беренче бөтендөнья сугышы Харрисон тормышында үзгәрешләр калдыра. Сугыштан соң ул беркайчан да Италиягә һәм Грециягә бармый. Ул алдагы публикацияләрнең күзәтүләре һәм яңа редакцияләре өстендә эшли; пацифистик карашлары аның изоляцияләнүенә сәбәп була. 1922 елда пенсиягә чыккач, ул күпмедер вакыт Парижда Хоуп Миррлиз белән яши, ә аннары алар Лондонга әйләнеп кайта, анда 1928 елда Харрисон лейкемиядән вафат була.
Фәнни эшчәнлек Харрисон формаль белемен Cheltenham Ladies' College да ала, анда югары белем турында сертификат ала. 1874 елда ул Кембридж университетының Ньюнхем-көллиятендә классик филологияне өйрәнүне дәвам итә. Үзенең башлангыч хезмәтләре өчен Харрисон ике мактаулы докторлык дәрәҗәсе, 1895 елда Абердин университетында һәм 1897 елда Дарем университетында ала.
1882 елда нәшер ителгән Харрисонның беренче монографиясе Һомерның «Одиссея»сында һәм грек ваза рәсеме мотивларында гомуми тирән мифологик чыганаклар кулланылган дигән фикергә һәм классик археологиядә моңарчы популяр булмаган ваза язучыларның репертуары мифлар һәм ритуаллар турында яңа мәгълүмат бирергә мөмкин дигән тезиска нигезләнә.
Ул XIX гасыр археологик табылдыкларын грек динен интерпретацияләү өчен кулланган, киләчәктә стандарт булган ысулларны кулланган.
Харрисон шулай ук Чарльз Дарвин теориясенең мәдәни кушымтасын да өйрәнгән. Харрисонга һәм аның буынына антрополог Эдуард Бернетт Тайлор йогынты ясаган, ул үсеш теориясе атасы булып санала, бигрәк тә аның 1871 елгы «Борынгы мәдәният: мифология, фәлсәфә, дин, тел, сәнгать һәм гореф-гадәтләр үсешен өйрәнү» хезмәте. Социаль дарвинизм күзлегеннән диннең килеп чыгышын анализлап, Харрисон диннең антиинтеллектуаль һәм догматик булуын, әмма дин һәм мистицизм мәдәни яктан кирәк, дигән нәтиҗәгә килгәнAlpha and Omega, 177.
Библиография
Prolegomena to the Study of Greek Religion (1903, новые редакции в 1908, 1922) Heresy and Humanity (1911) Themis: A Study of the Social Origins of Greek Religion (1912, новая редакция в 1927) Ancient Art and Ritual (1912+) Epilegomena to the Study of Greek Religion (1921)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Essays by Harrison at Quotidiana.org Works by Jane Ellen Harrison at the Internet Archive Themis: A Study of the Social Origins of Greek Religion by Jane Ellen Harrison, 1912 — онлайн University of Chicago Library
Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1928 елда вафатлар Төркем:15 апрель көнне вафатлар Төркем:1850 елда туганнар Төркем:9 сентябрь көнне туганнар