Данил Садриев (2003 елның 7 мае, Лениногорск, Татарстан) — Русия трамплиннан сикерүчесе, 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарында катнаш командалар арасында көмеш медаль иясе. Карьера

Данил Марсель улы Садриев 2003 елның 7 маенда Лениногорскта туа. 2018 елның 10 февралендә Брайтенберг шәһәрендә FIS (Халыкара чаңгы спорты федерациясе) ярышларында халыкара аренада дебют ясый һәм шунда ук очколар җыя. Садриев — 2019 елгы Русия Кубогы җиңүчесе. Берничә тапкыр Русия ярышлары призёры. 2021 елда Дөнья кубогында 17 яшьлек Садриев иң яшь спортчы була. Садриев 2020 елгы кышкы Яшүсмерләр Олимпия уеннарында дүртенче булып финишка килә, бакыр медаль өчен ана бары тик 1,1 балл җитми. 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарында Садриев HS-106 гадәти трамплиннан 8 нче һәм HS-140 зур трамплиннан 16 нчы булып финишка килә. Катнаш команда ярышларында Садриев Ирма Махиня, Ирина Аввакумова һәм Евгений Климов белән бергә көмеш медаль яулый. Русия ир-атлар җыелма командасы составында ул җиденче булып килә. 2022 елның март аенда Русия чемпионатында җиңү яулый. Нәтиҗәләр Олимпия уеннары УрынЕлҮткәрү урыныК-пойнтДисциплина1 нче сикерү2 нче сикерүОчколар82022 ПекинK-95Индивидуаль107,5 м98,0 м259,422022 ПекинK-95Катнаш командалар99,5 м100,5 м890,3 (249,9)162022 ПекинK-125Индивидуаль134,0 м133,5 м259,772022 ПекинK-125Командалар128,5 м119,0 м806,5 (215,8) Гаиләсе Әнисе — Людмила, әтисе — Марсель. Абыйсы — Марс (2001 елда туган), шулай ук трамплиннан сикерү белән шөгыльләнә. Бүләкләр Беренче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән (2022 елның 25 феврале). Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Лениногорскида туганнар Төркем:2003 елда туганнар Төркем:7 май көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Татарстан спортчылары Төркем:Олимпия уеннары көмеш призерлары