«Җенси белем», яки «Сексуаль тәрбия» () —Британия комедия-драма телевизион сериалы, сериал Англиянең уйлап чыгарылган Мурдейл шәһәрендәге урта мәктәптә укучыларның проблемалары турында сөйли.

Сериалның 8 эпизодтан торган беренче сезоны Netflix компаниясе тарафыннан 2019 елның 11 гыйнварында тәкъдим ителә. Беренче сезон Rotten Tomatoes сайтында тамашачылардан бик уңай бәя ала. Серия сексуаль үзенчәлек, гиперсексуальлек, мәҗбүри тыелу, мастурбация, оялчанлык, яшүсмер сексуальлеге, яшүсмер йөклелеге, куркыныч сексуаль тәртип кебек темаларны үз эченә ала.

2019 елның 2 февралендә Netflix рәсми рәвештә сериалны икенче сезонга суза һәм премьера 2020 елның 17 гыйнварында була .

2020 елның 10 февралендә сериалның өченче сезонга сузылуы игълан ителә.

Шул ук елның июнь аенда Netflix 3 сезон 17 сентябрьдә чыгарылачагын хәбәр итә.

2021 елның 26 сентябрендә сериалның дүртенче сезонга сузылуы игълан ителә.

Сюжеты Сериалның вакыйгалары Англиянең Мурдейл шәһәрчегендәге урта мәктәптә бара. Сюжетның нигезендә әнисе, сексология һәм мөнәсәбәтләр психологиясе буенча танылган белгеч Джин Милбёрн белән яшәгән Отис Мильбёрн исемле яшүсмер егет һәм аның классташлары белән бәйле хәлләр ята.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Netflix'та Җенси тәрбия.

Төркем:Инглизтелле сериаллар Төркем:Википедия:Татар телендә имзаланмаган Викимәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр Төркем:Бөекбритания сериаллары