Леонид (Лео) Бокерия (; . 22 декабрь 1939 ел) — совет һәм Россия табиб-кардиохирургы, уйлап табучы, медицина фәннәрен оештыручы, профессор. РФА (2011) һәм РАМН (1994) академигы, РАМН Президиумы әгъзасы (2013 елга кадәр). Россия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, йөрәк-кан тамырлары хирургы. Россия сәламәтлек саклау министрлыгының А. Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе гыйльми үзәге директоры. (1994-2019), 2019 елның 25 ноябреннән бу уку йортының мактаулы президенты. «Милләт сәламәтлеге лигасы» гомуми Россия җәмәгать оешмасы президенты. Россия Федерациясенең Җәмәгать Палатасы Секретаре урынбасары.

Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994). Пенин премиясе (1976), ССРБ-ның дәүләт премиясе (1986), Россия Федерациясенең дәүләт премиясе (2002) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2003) лауреаты. «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры.

Биографиясе Леонид Антонович Бокерия 1939 елның 22 декабрендә Очамчира шәһәрендә (Абхаз АССР, Грузин ССР) туа. Атасы — Бокерия Антон Иванович (1900-1943). Әнисе — Бокерия Ольга Ивановна (1905-1971).

1965 елда ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының И. М. Сеченов исемендәге 1-нче Мәскәү медицина институтын, 1968 елда шунда ук аспирантура тәмамлый.

1968 елда ССРБ Медицина фәннәре академиясенең А. Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтында башта өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли, аннары гипербарик оксигенация лабораториясе мөдире итеп күчерелә. Шушы ук елда медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен яклыйБокерия, Леонид Антонович Гипербарическая оксигенация при прекращении кровообращения: (Экспериментальное исследование) : Автореф. дис. … канд. мед. наук / Первый Моск. мед. ин-т им. И. М. Сеченова. — М.: [б.и.]. — 28 с..

1973 елда медицина фәннәре докторы дәрәҗәсен алаБокерия, Леонид Антонович. Гипербарическая оксигенация в кардиохирургии: (Экспериментально-клиническое исследование) : Автореф. дис. … д-ра мед. наук. (14.00.27) / АМН СССР. Ин-т сердечно-сосудистой хирургии им. А. Н. Бакулева. — Москва: [б. и.], 1973. — 23 с.. Профессор дәрәҗәсенә ия була.

1977 елда фәнни эшләр буенча директор урынбасары итеп тәгаенләнә һәм бу вазифада 1993 елга кадәр эшли, аннары Россия Медицина фәннәре академиясенең Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе гыйльми үзәге оештырылгач, аның Кардиохирургия институты директоры итеп тәгаенләнә.

1994 елның сентябреннән Л. А. Бокерия вазифа башкаручы була, ә 1994 елның ноябреннән 2019 елның ноябренә кадәр — РАМН-ның А. Н. Бакулев исемендәге НЦССХ директоры (соңыннан үзәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагына күчерелә). 2019 елның 25 ноябреннән— А. Н. Бакулев исемендәге НЦССХ президенты.

И. М. Сеченов исемендәге Беренче МДМУ-ның 2-нче йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедрасы һәм МГМСУ—ның диплом алды белем алу факультетының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедрасы мөдиреБокерия Лео Антонович на официальном сайте МГМСУ.

1994 елда РАМН-ның «кардиохирургия» белгечлеге буенча гамәлдәге әгъзасы.

2011 елда Россия фәннәр академиясенең Физиология һәм фундаменталь медицина бүлеге буенча гамәлдәге әгъзасы итеп сайлана.

Кызлары — Бокерия Екатерина (1971), балалар кардиологы, медицина фәннәре докторы; Бокерия Ольга (1973), кардиолог, РФА мөхбир әгъзасы (2016).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Ленин премиясе лауреаты (1976) ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1986). Американың торакаль хирурглар ассоциациясенең мөхбир әгъзасы (1991). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994). III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (1999). 1997, 1999, 2002 елларда — «Ел кешесе», Рус биографик институты. 2000 ел — «Ун еллык кешесе» («медицина» номинациясендә), Рус биографик институты. Рус православие чиркәвенең II дәрәҗә Изге Сергий Радонежский ордены (2001). «Кеше-легенда» титулы (2002). Фән һәм техника өлкәсендә РФ дәүләт премиясе (2002). Халыкара «Алтын Гиппократ» премиясе (дөньяның иң яхшы кардиохирургларына бирелә) (2003) «Ел кешесе — 2003» Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясенең Хөкүмәт премиясе (2003). «Гасыр меценаты» Хәйрия фондының «Меценат» награда-ордены (2004). «Җәмәгать танылуы» Алтын мактау билгесе (2004). «Триумф» премиясе (2004). «Ел кешесе — 2004» (Рус биографик институты). II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (2004). «За честь, доблесть, созидание, милосердие» ордены (2004). «Милләт саулыгы» (Атлас) "Елның иң яхшы китаплары һәм нәшриятлары" премиясе (2005). «Ел кешесе — 2005» (Рус биографик институты). Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасыСостав РАХ «Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале (2007). «Балачак рыцаре» мактаулы исеме (2007)О награждении Почётным званием «Рыцарь детства» Л. А. Бокерия . «Ел рәсәйлесе» Милли премия (2008)«Россиянин года» на сайте Российской Академии бизнеса и предпринимательства. «Данкмедале» (2008, ел, 1 сентябрь, Кыргызстан)Указ Президента Кыргызской Республики от 1 сентября 2008 года № 297 «О награждении медалью „Данк“ Бокерия Л. А.». 2010 ел — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденыПрезидент России. «Ел кешесе — 2013» Александр Невский ордены (2015 ел, 22 август)Указ Президента Российской Федерации от 22 августа 2015 года № 431 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» «Муз-ТВ»-ның махсус премиясе (2016). I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2020). Л. Н. Толстой исемендәге Алтын медаль (Халыкара балалар фондлары ассоциациясе) Искәрмәләр

Сылтамалар

Профиль Леонида Антоновича Бокерии РФА рәсми сайтында Лео Бокерия // Научный центр сердечно-сосудистой хирургии им. А. Н. Бакулева Бокерия Лео Антонович // Международный объединенный биографический центр

Төркем:22 декабрь көнне туганнар Төркем:1939 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары Төркем:Россиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Ленин премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Мәскәү медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Гөрҗистан Төркем:Гөрҗистанда туганнар Төркем:Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреатлары