Лашчы — Татарстан, Чуашстан биләмәләрендә ага торган елга. Чуашстанның Лашчы Таяба авылы янында башланып Югары Лашчы, Чуаш Аксуы, Яңа Чәчкап, Әхмәт, Куҗак, Күзби авыллары аша үтә һәм Черки-Килдураз авыл янында Зөя елгасына кушылып, аның кушылдыгы булып тора. Елга озынлыгы 22 км.
Су реестры мәгълүматы Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Идел бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Идел елгасы кушылдыклары бассейны, елга бассейны — (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука елгасы бассейныннан тыш).
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча: Дәүләт су реестрында су объектының коды — 08010400612112100002591 Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100259 Бассейн коды — 08.01.04.006 ГӨ буенча — 12 ГӨ буенча чыгарылышы — 1
Искәрмәләр
Сылтамалар РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты
Төркем:Татарстан елгалары Төркем:Чуашстан елгалары