Георгий Алексеевич Калинкин (1915 елның 1 апреле, Каменка авылы, Пенза губернасы, Россия империясе — 1983 елның 18 ноябре, Ленинград, ССРБ) — совет рәссамы, Ленинград Рәссамнар берлеге әгъзасыСправочник членов Ленинградской организации Союза художников РСФСР. — Л: Художник РСФСР, 1980. — с.50..
Тормыш юлы Георгий Калинкин 1915 елның 1 апрелендә Пенза губернасының Каменка авылында туа. 1931—1936 елларда П. Власов исемендәге Әстерхан сәнгать техникумында укый. 1936 елда Бөтенроссия Сәнгать академиясенең Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының рәсем факультетына укырга керә. А. Каревта шөгыльләнә. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, үз теләге белән армиягә китә. Сугыштан соң I нче һәм II нче дәрәҗә «Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен», «Алманияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнәМы помним… Художники, искусствоведы — участники Великой Отечественной войны. — М: Союз художников России, 2000. — с.125..
Армиядән кайткач, 1947 елда рәссам квалификациясе белән Рудольф Френц остаханәсе буенча институтны тәмамлый. Диплом эше — «Яшь М. Горький Иделдә»Юбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. — Санкт Петербург: «Первоцвет», 2007. — с.57. (Санкт-Петербургтагы Россия Сәнгать академиясе музее, Россия Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институтында автор варианты) картинасы. 1945 елдан 1956 елга кадәр М. Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясендә эшли. 1947—1953 елларда Ленинград Урта сәнгать мәктәбендә укыта.
1947 елдан башлап күргәзмәләрдә катнашкан, үз эшләрен Ленинградның әйдәп баручы рәсем сәнгате осталары эшләре белән бергә экспонацияләгән. Тарихи, баталь һәм жанр картиналары, портретлар, пейзажлар иҗат иткән. Картиналары арасында «Элеккеге сугышлар урынында»Выставка произведений ленинградских художников 1951 года. Каталог. — Л—М: Искусство, 1951. — с.17.Изобразительное искусство Ленинграда. Каталог выставки. — Л: Художник РСФСР, 1976. — с.19. (1949), «Елгада»Художники народов СССР. Биобиблиографический словарь. Т. 4. Кн. 2. — Санкт-Петербург: Гуманитарное агентство Академический проект, 1995. — с.87., «Пейзаж»Выставка произведений ленинградских художников 1951 года. Каталог. — Л: Лениздат, 1951. — с.12. (икесе 1951), «„Сталин“ эскадра миноносецы Североморска рейдында»Летописцы флота России. 50 лет Студии художников-маринистов Военно-морского флота. СПб, ЦВММ. 2002. С. 30., «М. Калинин балачагы», «В губе Долгой», «Төньяк диңгез»Осенняя выставка произведений ленинградских художников 1958 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1959. — с.13. (барысы 1954), «Кильдин утравы янында. Ак төн», «Диңгездә» (икесе 1955), «Причалда», «Беренче кар» (икесе 1956), «Зәңгәр көймә белән пейзаж»40 лет Великой победы. Выставка произведений художников — ветеранов Великой Отечественной войны. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1990. — с.10. (1965), «В. И. Ленин крестьяннар белән», «Пирс янында» (икесе 1966), «Челтәрләрне киптерәләр» (1967), «Иртә» (1968), «Яшьләр бригадасы» (1969), «Диңгездән кайттылар» (1971), «Рейхстаг диварлары каршында» (1972), «Элеккеге. Невская дубровка»Выставка произведений ленинградских художников, посвящённая 40-летию полного освобождения Ленинграда от вражеской блокады. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1989. — с.10., «Беренче буразна» (икесе 1974) һ.б. Георгий Калинкин әсәрләренең шәхси күргәзмәләре Прагада (1956) һәм Ленинградта (1976) күрсәтелә.
1983 елның 18 ноябрендә Ленинградта 69 нчы яшендә вафат була.
Георгий Калинкинның хезмәтләре Россиядә һәм чит илләрдә музейларда һәм шәхси җыелышларда урнашкан.
Күргәзмәләр
1951 ел (Ленинград): Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе. 1951 ел (Ленинград): Дәүләт Рус музеенда «1951 елгы Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе». 1958 ел (Ленинград): Ленинград рәссамнары әсәрләренең көзге күргәзмәсе. 1976 ел (Мәскәү): Ленинград сынлы сәнгате. 1984 ел (Ленинград): Ленинград батырлыгына багышлана. Ленинград рәссамнарының Ленинградны дошман блокадасыннан тулысынча азат итүгә 40 ел тулуга багышланган әсәрләре күргәзмәсе. 1985 ел (Ленинград): Бөек Җиңүнең 40 еллыгы. Бөек Ватан сугышы ветераннары-рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Выставка произведений ленинградских художников 1951 года. Каталог. — Л: Лениздат, 1951. — с.12. Выставка произведений ленинградских художников 1951 года. Каталог. — Л—М: Искусство, 1951. — с.17. Осенняя выставка произведений ленинградских художников 1958 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1959. — с.13. Изобразительное искусство Ленинграда. Каталог выставки. — Л: Художник РСФСР, 1976. — с.19. Справочник членов Ленинградской организации Союза художников РСФСР. — Л: Художник РСФСР, 1980. — с.50. Выставка произведений ленинградских художников, посвящённая 40-летию полного освобождения Ленинграда от вражеской блокады. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1989. — с.10. 40 лет Великой победы. Выставка произведений художников — ветеранов Великой Отечественной войны. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1990. — с.10. Художники народов СССР. Биобиблиографический словарь. Т. 4. Кн. 2. — Санкт-Петербург: Гуманитарное агентство Академический проект, 1995. — с.87. Выставка произведений художников — ветеранов Великой Отечественной войны. СПб, 1998. Matthew Cullerne Bown. A Dictionary of Twentieth Century Russian And Soviet Painters. 1900 — 1980s. — London: Izomar Limited, 1998. Мы помним… Художники, искусствоведы — участники Великой Отечественной войны. — М: Союз художников России, 2000. — с.125. Летописцы флота России. 50 лет Студии художников-маринистов Военно-морского флота. СПб, ЦВММ. 2002. С. 8, 30, 51. Юбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. — Санкт Петербург: «Первоцвет», 2007. — с.57. Изотова, М. Д. Калинкин Георгий Алексеевич //Страницы памяти. Справочно-биографический сборник. 1941-1945. Художники Санкт-Петербургского (Ленинградского) Союза художников — ветераны Великой Отечественной войны. Кн.1. СПб: Петрополис, 2014. С. 460—461. Төркем:Русия рәссамнары Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Санкт-Петербургта вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1983 елда вафатлар Төркем:18 ноябрь көнне вафатлар Төркем:Пенза губернасында туганнар Төркем:1915 елда туганнар Төркем:1 апрель көнне туганнар Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар